Урак өсте
"Волга" агрофирмасы" ЧҖҖ басуларында урып-җыю эшләре тулы көчкә бара. Лаеш районында агрофирманың 1724 гектарда уҗым арышы басуы бар, аның уңышы җыеп алынган инде. Уртача уңыш гектардан 24.6 центнер чыга. -Комбайнчылар Ильвир Миначев, Николай Суханов, бертуган Захаровлар алда бара, - дип хәбәр итте исәпкә алучы Никита Бархатов. Басуда саламны төргәкләүчеләр дә...
"Волга" агрофирмасы" ЧҖҖ басуларында урып-җыю эшләре тулы көчкә бара.
Лаеш районында агрофирманың 1724 гектарда уҗым арышы басуы бар, аның уңышы җыеп алынган инде. Уртача уңыш гектардан 24.6 центнер чыга.
-Комбайнчылар Ильвир Миначев, Николай Суханов, бертуган Захаровлар алда бара, - дип хәбәр итте исәпкә алучы Никита Бархатов.
Басуда саламны төргәкләүчеләр дә тырышып эшли - төргәкләнгән салам тюклар белән кыр тулган. Август аена хас булмаган эссе кояш астында механизаторлар караңгы төшкәнче эшлиләр. Игеннәрне вакытында җыеп алырга ашыгалар. Ашлыкның амбарлардагысы исәптә, ә басудагысы түгел.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев