Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Урман утыртабыз

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты күрсәтмәсенә ярашлы төстә 14 майда "Урман утырту көне" табигатьне саклау акциясе үтте. Ул бар республика буенча 9 сәгатьтә старт алды. Лаеш районында Матюшино участок урманчылыгына волонтерларның массакүләм чыгуы урман бәйрәменә әйләнде. Анда 260 тан артык кеше - Татарстан министрлыклары һәм Министрлар Кабинеты, прокуратура, югары уку йортлары...

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты күрсәтмәсенә ярашлы төстә 14 майда "Урман утырту көне" табигатьне саклау акциясе үтте. Ул бар республика буенча 9 сәгатьтә старт алды.

Лаеш районында Матюшино участок урманчылыгына волонтерларның массакүләм чыгуы урман бәйрәменә әйләнде. Анда 260 тан артык кеше - Татарстан министрлыклары һәм Министрлар Кабинеты, прокуратура, югары уку йортлары вәкилләре, хезмәт ветераннары һәм башка иреклеләр катнашты. Алар биш меңнән артык үсенте утырттылар.

Быел Урман утырту көнен республикада унынчы тапкыр үткәрәләр. Бу вакыт эчендә катнашучылар саны 1 миллион кешедән артып киткән, төрле ассортиментта 15 миллион данәдән артык үсенте утыртылган.

Видеосюжетны газета сайтының "Видео" бүлегендә карагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район лес

2
X