Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Уңыш нигезләре

Заманча авылның йөзе елдан ел үзгәрә. Яңа төзелгән йортлар, корылмалар, төзекләндерү эшләре нәтиҗәләре, икътисадның күтәрелүе, мәгариф, мәдәният өлкәсендә уңышлар күңелне сөендерә. Ахыр чиктә җирле хакимиятнең бар эшчәнлеге халык яшәеше дәрәҗәсен яхшыртуга юнәлтелгән. Соңгы елларда Татар Сараланында уңай якка нинди үзгәрешләр булган һәм киләчәккә нинди планнары булу турында безнең хәбәрчебезгә авыл...

Заманча авылның йөзе елдан ел үзгәрә. Яңа төзелгән йортлар, корылмалар, төзекләндерү эшләре нәтиҗәләре, икътисадның күтәрелүе, мәгариф, мәдәният өлкәсендә уңышлар күңелне сөендерә. Ахыр чиктә җирле хакимиятнең бар эшчәнлеге халык яшәеше дәрәҗәсен яхшыртуга юнәлтелгән. Соңгы елларда Татар Сараланында уңай якка нинди үзгәрешләр булган һәм киләчәккә нинди планнары булу турында безнең хәбәрчебезгә авыл җирлеге башлыгы Илшат Мөбәрәкшин бәян итте.

? Илшат Фәизович, Сез авыл җирлегенә күптән җитәкчелек итәсезме?

-Икенче ел. Яңа эш, җаваплы, әмма бик кызыклы.

?Иң элек укучыларыбызны авыл җирлеге белән таныштырсагыз иде. Территориясе, халык составы нинди?

-Җирлек составына ике авыл керә - Татар һәм Рус Сараланнары. Җирлекнең гомуми мәйданы - 2522 гектар, шул исәптән торак пунктлар мәйданы 556 гектар тәшкил итә. Татар Сараланында 358 кеше, Рус Сараланында 34 кеше яши. Эшкә сәләтле кешеләр - 193, пенсионерлар - 135. Мәктәпкәчә һәм мәктәп яшендәге балалар - 50. Торак пунктлар табигатьнең бик тә матур урынына урнашканга дача сезонында халык ике-өч тапкырга арта. Җирле халык 464 индивидуаль йортта яши.

? Халыкны эш белән ничек тәэмин итәсез?

-Фермер хуҗалыкларын, шул исәптән, шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерүгә зур игътибар бирәбез. 2017 елның 1 июленә халыкта 168 баш мөгезле эре терлек бар, шул исәптән 47 савым сыер. Аларның саны арта, чөнки мини-фермалар төзүгә субсидияләр бирелә. Башкарма комитет теләге булганнарга субсидия алуга документлар эшләүдә булыша. 1 июльгә бер хуҗалык үсеш өчен 200 мең сум субсидия алды инде, икенчесе 120 мең сумлык субсидия көтә. Тагын бер эшмәкәр фермасын тиздән төзеп бетерәчәк. Авыл кешеләре 40 кәҗә һәм сарык, 900ләп йорт кошлары асрый. Моннан тыш, кешеләр "Галләмов" пилорамасында яхшы гына эшлиләр. Фирма продукциясен якын тирә җирлекләрдә яшәүчеләр теләп алалар. "Булатов" ИПда да кешеләргә эш бар, фельдшерлык пункты, клуб, китапханә, "Россия почтасы" филиалы, АТС, сәүдә нокталары эшли.

? Шушы чорда халык яшәешенең нинди мөһим проблемаларын хәл итә алдыгыз?

-2016 елда газүткәргечне боҗраладык, бу үз чиратында газ басымын яхшырту мөмкинлеге бирде. Үзара салым акчаларына юлларның проблемалы участокларына һәм авылга керү урынына вак таш җәйдек. Интернет һәм санлы телевидение үткәрдек. Татар Сараланында 4 бункерга һәм Рус Сараланында 2 урынга чүп мәйданчыгы ясадык. Су өчен яңа скважина борауладык, су насосларын алыштырдык. Хәзер су белән тәэмин итүдә проблемалар юк. Балаларга уен мәйданчыгы булдырдык. Авылда яшәүче Валерий Козлов инициативасы буенча 600 метр юлга асфальт валчыгы җәелде. Төп казанышларның берсе - яңа авыл клубы төзелеше. Безнең башлангычларда Лаеш район башлыгы Михаил Афанасьевның ярдәменә һәм яклавына бәя биреп булмый. Ул халык җыеннарында кешеләрдән килгән мәсьәләләрне хәл итүне шәхсән контрольдә тота, мөһим эшләр һәм чаралар үтүен белеп тора.

? Якын киләчәккә планнарыгыз нинди?

-Ел ахырына кадәр клубны төзеп бетерергә һәм аның территориясен төзекләндерергә ниятлибез. Шулай ук үзара салым буенча референдум үткәрәчәкбез. Ярдәмче хуҗалыкларны үстерүдә булышачакбыз. Юллар һәм торак пунктларны төзекләндерүне дәвам итәчәкбез. Иң мөһиме - кешеләр иминлеген кайгырту. Бу безне уртак эшебезнең төп максаты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район