Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Габишевода – чираттагы өй туе

Үткән чәршәмбедә берничә социаль программа кысаларында район халкы өчен төзелгән тагын бер күп квартирлы йорт файдалануга тапшырылды.

Яңа квартир хуҗаларының уңайлыклары булган үз куышлары турындагы хыялларын тормышка ашыру өчен төзүчеләргә бер елдан да азрак вакыт кирәк булды. Соңгы елларда район һәм республика өчен әһәмиятле вакыйга сирәк күренеш түгел. Ике ел ярымда Габишевода гына да күп квартирлы өч йорт файдалануга тапшырылды - ә бу 124 квартир. 65 квартир тапшырылган зур төзелеш бер ел элек төгәлләнде. Быелгы йортның күләме азрак һәм ул 27 квартирга исәпләнгән, яңа хуҗаларның сөенүләренә чикләр булмады. Аны тапшыруга багышланган тантаналы чарада район җитәкчелеге адресына, заказны кыска срокта һәм яхшы сыйфат белән үтәгән төзүчеләргә рәхмәт сүзләре күп булды.

Яңа торак хуҗаларына ачкычлар тапшыру өй ачуның күңелле мизгеле булды. Аларны имин, мул тормыш теләп район башлыгы Михаил Афанасьев тапшырды. Үз чиратында аңа төзүчеләр уңышлы хезмәттәшлек билгесе булган символик ачкыч тапшырдылар. Бәхеткә каршы "Народный дом" җитештерү-төзелеш компаниясе" ЧҖҖ генераль директоры Рәшит Мөхәммәтшинның бу районга тапшырган беренче, шулай ук соңгы ачкычы түгел. Габишевода компания көче белән ике йорт күтәрелде. Үзен яхшы яктан таныткан төзүчеләр коллективы район белән хушлашмый. Булачак йорт өчен яңа мәйдан бүленгән, төзелеш сроклары билгеләнгән.

... Ә әлегә төзүчеләрнең дә, яңа квартир хуҗаларының да куанычлары зур. Алып баручылар мактаулы кунакларны гадәттәге кызыл тасманы кисәргә чакыралар. Аннан соң бәхетле квартир хуҗалары үз "ояларына" ашыгалар. Һәр квартирда район башлыгы Михаил Афанасьевны, райбашкарма комитеты җитәкчесе Михаил Фадеевны, җитәкче урынбасары Искәндәр Курамшинны, төзелеш компаниясе вәкилләрен каршы алырга сөенечләре белән уртаклашырга көтәләр. Квартирларның берсендә мактаулы кунакларны сугышчының тол хатыны Антонина Александровна Исмәгыйлова каршылады. Сугыш, сугыштан соңгы җимереклекләрне кичергән бу хатын буыны зарлана белми. Бүген бит көне шундый-тормышка сөенү, киләчәккә өмет белән карау.

"Юбилейный" СХП эшчесе Гөлнара Җәгъфәрова гаиләсе бу көнне аеруча шат. Озак еллар ул ире һәм ике баласы белән җирле тулай торакның кечкенә бүлмәсендә яшәгән. Бүген алар өч бүлмәле квартир хуҗалары, бу бар гаилә өчен олы бәхет. Бу гаиләдә тиздән тагын бер сөенечле вакыйга булачак - җәй азагында кызлары кияүгә чыга. Квартир зур, матур, ике балконлы, кухнясы иркен - кунаклар кабул итеп була.

Карадулида яшәүче 86 яшьлек Екатерина Андреевна Павлова беренче мәртәбә уңайлыклары булган бер бүлмәле квартиры ишеген ачты. Иске, уңайлыклары булмаган йортта гомере үткән әби бу оҗмах почмагын күреп гаҗәпләнде. Олыгайган көнендә ул бу хакта хыялланмаган да. Иренең бу бәхетле көнгә кадәр яши алмавы, кызганыч. Екатерина Ивановна сугыш инвалиды тол хатыны. Ә менә Габишевода яшәүче, 11 бала тәрбияләп үстергән 91 яшьлек Мәрзия Муллагали кызы Юсыпова олы яшьтә булу сәбәпле бу тантанага килә алмаган. Ачкычны һәм район башлыгы котлавын аңа кызы тапшырачак. М.Афанасьев яңа өйгә күченүчеләрнең барысына җылы япмалар бүләк итте.

Яңа йортта унөч квартир сугышчыларның тол хатыннары арасында бүленде, җидесен "социаль ипотека" программасы буенча алдылар. Тагын җиде квартир "авыл җирләрендә яшәүче яшь гаиләләр һәм белгечләрне торак белән тәэмин итү" федераль программасы буенча төзелде.

2012 елда 47 мең кв.м. торак төзү планлаштырыла. Бүгенге көнгә 40 мең кв.м.га якыны файдалануга тапшырылды. Шуны гына өстисе кала, соңгы өч елда 223 сугыш ветераны торак шартларын яхшыртты, тагын 21е чиратта. Бүген Лаешта 36 квартирлы йорт төзелә һәм Усадыда 32 квартирлы йорт төзелеше тәмамланып килә. Өй туйлары белән шактый кешене котларбыз әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Габишево новоселье событие

2
X