Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Ваемсызлык фаҗигагә китерә

Ел башыннан Татарстан Республикасы сулыкларында ун кеше һәлак булган. ГИМС мәгълүматлары буенча, сулыклардагы фаҗигаләрнең күбесе навигация чоры башлануга туры килә. Мәсәлән, быелның 9 маенда Балык Бистәсе районының Кама акваториясендә тәүлекнең караңгы вакытында бортында дүрт пассажиры булган судно йөртүче идарәне югалта һәм көймә каплана. Бер кеше котыла ала, дүртесе югалган дип...

Ел башыннан Татарстан Республикасы сулыкларында ун кеше һәлак булган. ГИМС мәгълүматлары буенча, сулыклардагы фаҗигаләрнең күбесе навигация чоры башлануга туры килә.

Мәсәлән, быелның 9 маенда Балык Бистәсе районының Кама акваториясендә тәүлекнең караңгы вакытында бортында дүрт пассажиры булган судно йөртүче идарәне югалта һәм көймә каплана. Бер кеше котыла ала, дүртесе югалган дип санала, аларны әлегә кадәр эзлиләр.

-Судно йөртү кагыйдәләрен санга сукмау - республика сулыкларында кешеләр үлеме сәбәпләренең иң еш очрый торганы, - дип су объектларындагы куркыныч турында кисәтә ГИМС үзәгенең Лаеш участогы җитәкчесе Александр Пыренков. - Суга кергәндә кече күләмле суднолар хуҗалары еш кына маневр ясау һәм башкаларны узу кагыйдәләрен игътибарсыз калдыралар, навигация билгеләре таләпләрен үтәмиләр, шулай ук үз иминлекләре һәм пассажирлар куркынычсызлыгы турында оныталар. Моның шулай икәнен көймә бортында коткару жилетлары һәм коткару боҗралары булмау раслый. Көймәне суга алып чыкканчы судно йөртүче аны ГИМС бүлекчәләрендә исәпкә куярга, шулай ук үз вакытында техник тикшерү узарга тиеш. Су техникасы белән махсус таныклыклары булган затлар гына идарә итә ала.

Суда бәхетсезлек очракларының тагын бер сәбәбе - судно йөртүче һәм пассажирларның исерек хәлдә булуы. Алар үз ваемсызлыклары корбаны булалар. Сулыкларга чыкканда һава шартларына игътибар итмиләр һәм еш кына идарәне югалтып фаҗигагә юлыгалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район безопасность