Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Ватанны саклаучылар көне белән!

Хөрмәтле Лаеш районы халкы! Бу истәлекле көндә чын күңелдән котлаулар кабул итегез. 23 февраль - үткәндә һәм хәзер Россиягә тугры хезмәт иткән кешеләр бәйрәме. Туган илебез мәнфәгатьләрен якларга һәрчак әзер кешеләр бәйрәме. Элек электән батырлык һәм намус, ныклык һәм бурычка тугры булу Ватанга кулга корал алып хезмәт итү дә генә...

Хөрмәтле Лаеш районы халкы!

Бу истәлекле көндә чын күңелдән котлаулар кабул итегез.

23 февраль - үткәндә һәм хәзер Россиягә тугры хезмәт иткән кешеләр бәйрәме. Туган илебез мәнфәгатьләрен якларга һәрчак әзер кешеләр бәйрәме.

Элек электән батырлык һәм намус, ныклык һәм бурычка тугры булу Ватанга кулга корал алып хезмәт итү дә генә түгел, бәлки көндәлек мәшәкатьләрдә дә кирәк.

Бу бәйрәм көнендә тәбрикләүләр Кораллы көчләр ветераннарына, запастагы рядовойларга һәм офицерларга юллана. Безнең илебез өчен үз гомерләрен биргән сугышчыларны хөрмәт белән искә алабыз. Алар истәлеге хәтерләрдә мәңге сакланыр, буыннан буынга күчәр.

Патриотлык һәм гражданлык гасырлар буена күп милләтле дәүләтебез халкын берләштерүче куәтле көч булды. Алар бүген дә хәзерге русия җәмгыяте кыйммәтләрен һәм идеалларын формалаштыруда мөһим роль уйный.

Бу бәйрәм барыбызны Туган илне яратуыбыз һәм аны саклаучыларга хөрмәтебез белән берләштерсен!

Лаеш районында яшәүчеләрнең барысына нык сәламәтлек, гаилә бәхете, түземлелек һәм имин тормыш телим.

Лаеш муниципаль район башлыгы М.П.Афанасьев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район