Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Ветераннар һәрчак сафта

Эчке эшләр органнары ветераны Чыңгыз Рахманкулов "куркыныч та, кыен да" хезмәт турында хатирәләре белән уртаклаша. Армиядән соң шәһәрнең комсомол комитеты тәкъдиме белән мин милициядә хезмәт итә башладым. Бераз гына эшлим дә Казан мединститутына укырга керәм дип уйладым. Әмма милициядә күп елларга калдым. СССР ЭЭМның Мәскәү Академиясенә укырга кердем, шул ук...

Эчке эшләр органнары ветераны Чыңгыз Рахманкулов "куркыныч та, кыен да" хезмәт турында хатирәләре белән уртаклаша.

Армиядән соң шәһәрнең комсомол комитеты тәкъдиме белән мин милициядә хезмәт итә башладым. Бераз гына эшлим дә Казан мединститутына укырга керәм дип уйладым. Әмма милициядә күп елларга калдым.

СССР ЭЭМның Мәскәү Академиясенә укырга кердем, шул ук вакытта тикшерү бүлегендә эшләдем. Аннан соң өлкән тикшерүче, тикшерү бүлеге начальнигы, аеруча мөһим эшләр буенча тикшерүче булдым. Украина, Дагыстан, Молдавия, Төрекмәнстанга командировкаларга җибәрәләр иде.

Минем практикада төрлесе булды: көндәлек урлашулар, алдау, дәүләт милкен урлаулар һәм искә төшергәндә эсселе-суыклы итә торганнары да бар.

Күз алдыгызга китерегез: мич белән җылытыла торган күпквартирлы 1920-30 еллар коммуналкасы, җил уйнап торган ишегалды, һәрчак ачык капка һәм авып баручы койма. Бу күңелсез картинаны утын сарае һәм кыйшайган агач бәдрәф тулыландыра. Язын кар эрегәч, шушындый ишегалларының берсендә эт оясында яңа туган малай мәете таптык. Баланың муены кендек бавы белән бәйләнгән, авызында кызыл җеп белән тегелгән сары тукымадан ертып алынган кисәктән келәп күренеп тора. Оперативниклар һәм участковый һәр өйгә кереп сораштыра башладылар. Әмма уңай нәтиҗә булмады. Медэкспертиза баланың гыйнвар тирәсендә үлүен раслады. Ул сәламәт булып туган...

Без райондагы йөклелек буенча исәптә торган бар хатын-кызны тикшердек. Алар арасында теркәлүдән качу, йөклелекне ясалма яки криминаль өзү очраклары булмады. Ләкин бит йөкле хатын-кызны ишегалдында кем дә булса күрергә тиеш!

Без бер версия артыннан икенчесен эшкәрттек. Баланы каян да булса килгән хатын-кыз тапкан дигән нәтиҗәгә килдек. Муендагы элмәк һәм келәп - бала тавышын күршеләр ишетмәсен өчен. Димәк, өйдә, күршеләр булган җирдә тапкан. Яңадан бер кат йөреп чыгарга булдык.

Бер квартирда ялгыз ир кеше яши. Бөтен җирдә пычрак, тәмәке төпчекләре. Иске матрасны әйләндергәндә ертык сары хатын-кыз күлмәге таптык, ул кызыл җеп белән тегелгән иде. Хуҗаның башка шәһәрдә яшәүче кызы йөккә узган, әмма исәпкә басмаган булып чыкты. Бала табар вакыт җиткәч әтисе янына кайткан. Судмедэкспертиза баласын үтергәндә аның үз акылында булмавын раслады...

Мин хәзер лаеклы ялда, әмма бүлек белән элемтәне югалтмадым, ЭЭМ бүлеге ветераннар оешмасында эшлим.

Безгә алмашка яшь буын килде. Без хезмәкәрләрнең, шул исәптән фронтта һәлак булган һәм соңрак вафат булган Бөек Ватан сугышында катнашучыларның гаилә әгъзаларына ярдәм күрсәтәбез.

Ветераннар советы эшендә безгә Россия ЭЭМның Лаеш районы бүлеге начальнигы Шамил Хуҗәхмәтов ярдәм итә. Быел бүлекнең ветераннар советында үзгәрешләр булды: аның рәисе итеп Олег Татьянкин сайланды.

Совет бүлекнең барлык пенсионерларын һәм ветераннарын һөнәри бәйрәм белән котлый. Без алга таба да остаз-консультантлар сыйфатында бүлек белән тыгыз хезмәттәшлек итәчәкбез. Яшь хезмәткәрләрне тәрбияләү һәм һөнәри үстерүдә, яшәү урынында җәмәгать тәртибен саклауда ярдәм күрсәтүне дәвам итәчәкбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишево