Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Виктор Арефьевның “Су патшалыгында“ барысы тәртиптә

Бер - тылсымлы таякны селкү белән Виктор Арефьев җитәкчелегендә "Инженерлык технологияләре" РСК ЧҖҖ хезмәт күрсәткән челтәрләрдә аварияләр туктасын, ике-коммуналь хезмәтләргә тарифлар кимесен иде (бар республикага бердәнбер үрнәк). Ә өчкә - иске суэтем башня сәнгать үрнәгенә әйләнсен, чөнки предприятие энтузиастлары аны сигезаяклар, суүсемнәр, мидузалар һәм алтын балыклары булган диңгез төбенә охшатып...

Бер - тылсымлы таякны селкү белән Виктор Арефьев җитәкчелегендә "Инженерлык технологияләре" РСК ЧҖҖ хезмәт күрсәткән челтәрләрдә аварияләр туктасын, ике-коммуналь хезмәтләргә тарифлар кимесен иде (бар республикага бердәнбер үрнәк). Ә өчкә - иске суэтем башня сәнгать үрнәгенә әйләнсен, чөнки предприятие энтузиастлары аны сигезаяклар, суүсемнәр, мидузалар һәм алтын балыклары булган диңгез төбенә охшатып бизәгәннәр. Хәзер ул Лаешта Горький урамындагы паркны бизи. Республиканың эре коммуналь предприятиеләре вәкилләре бу матурлыкка соклану һәм тәҗрибә уртаклашу өчен килгәннәр. Юкка гына Виктор Арефьев үзен "су иясе" дими.

"Инженерлык технологияләре" Лаеш районының көнчыгыш өлешенә хезмәт күрсәтә, 167 километр суүткәргеч торбаларны су белән тәэмин итә, 12 километрлы канализация челтәре, канализация-чистарту корылмалары һәм 11 авыл җирлеге һәм 18 авылдагы котельныйлар, канализация насос станцияләре алар карамагында. Предприятие халыкка хезмәт күрсәтү өчен 2008 елда оештырыла. "Кәгазьдә шома була", ә кыенлыклар белән очрашалар - шәһәр һәм авыллардагы тузган су һәм канализация торбалары.

Коммунальщики Лаишевского района встречают свой профессиональный праздник

-2008 елдан иске насос станцияләрен ябу һәм яңаларын ачу өчен "сугыштык", чыгымнарны киметү һәм коммуналь хезмәтләрне сыйфатлы итү өстендә эшләдек,-дип сөйли Виктор Александрович,- район башлыгы Михаил Афанасьев ярдәме белән күп нәрсәләр эшли алдык. 2014 елда Лаеш уртасында бер канализация насос станциясе төзедек, бу шәһәр предприятиеләре һәм оешмалары исәбенә әбүнәчеләрне арттыру мөмкинлеге бирде. 2015 елда җирле бюджеттан бүленгән акчага Лаешта канализация челтәрен үзгәртеп кордык. Шәһәрнең көнчыгыш өлешендә яңа насос станциясе белән 1300 метрлы яңа канализация коллекторы төзедек. Коммуникацияләрнең куәтен арттыруга ирештек, димәк предприятиенең кереме дә артты.

-Район ел саен суүткәргеч челтәрне алыштыруга 3 миллион сум акча бүлә, оешма бу максатларга 1,5 миллион сум үз акчаларын тота. Бу аварияләр санын киметүгә һәм иң мөһиме - челтәрләрнең тузуын туктатуга ярдәм итә.

-2013 елдан бездә зур проблемалар юк,-дип исәпли Виктор Арефьев.-Җитди аварияләрдән котылдык. "Чиста су" президент программасында актив катнашабыз. 2015 елда Лаешта өч скважинаборауладык, УртаДевятовода 8 километр суүткәргеч торбаалыштырдык.

Коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә дә зур эш алып баралар. Заманча җиһазлар исәбенә үз чыгымнарын киметәләр. Нәтиҗәдә халык һәм бюджет предприятиеләре өчен тарифлар кимегән. мөмкинлеге бирә. Күп тармаклы предприятиедә үз хезмәткәрләрен бәялиләр. Намуслы хезмәте өчен хезмәт ветераны, чистарту корылмалары операторы Геннадий Пигалевны, котельный операторлары Татьяна Воронина, Александр Степановны, су алу җайланмасы машинистлары Николай Порфирьев, Юрий Гришинны хөрмәт итәләр. Яшь машина йөртүче-слесарь Сергей Заһретдинов, мастер Александр Русалкин, авария бригадасы мастеры Евгений Савельевһәм башкалар тәҗрибәле хезмәттәшләреннән калышмыйлар. Предприятиенең республика дипломнары бар. Әмма коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре өчен иң зур бүләк - аварияләрсез эшләүгә, яшәү өчен уңайлы шартлар тудыруга лаешлылар рәхмәте ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район День ЖКХ