Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Вируслы инфекцияләр саны арта

Узган атнада сулыш юлларының кискен вируслы инфекцияләре белән авыручылар саны алдагы атна белән чагыштырганда 45%ка арткан. Шул ук вакытта грипп белән авыру очраклары теркәлмәгән, дип хәбәр итә Роспотребнадзорның ТР идарәсе Лаеш районы территориаль бүлеге. Веруслы инфекция диагнозы узган атнада районның медицина учреждениеләренә ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән барлыгы 37 пациентка куелган...

Узган атнада сулыш юлларының кискен вируслы инфекцияләре белән авыручылар саны алдагы атна белән чагыштырганда 45%ка арткан. Шул ук вакытта грипп белән авыру очраклары теркәлмәгән, дип хәбәр итә Роспотребнадзорның ТР идарәсе Лаеш районы территориаль бүлеге.

Веруслы инфекция диагнозы узган атнада районның медицина учреждениеләренә ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән барлыгы 37 пациентка куелган (ТР буенча бу чорда 12502 кеше авырган). Нигездә сулыш юлларының кискен йогышлы авырулары белән авыру 14 яшькәчә балаларда теркәлә. Лаборатория мониторингы нәтиҗәләре буенча хәзерге вакытта әйләнештәге вируслар грипптан аермалы вируслар булып тора.

фото взято:http://www.med.cap.ru/Corner.aspx?ftext=ОРВИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишево

2
X