Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Лаеш районы хәрби комиссариатына 95 ел

Дәһшәтле гражданнар сугышы һәм чит ил интервентлары баш күтәргән чорда 1918 елның беренче октябрендә Лаеш өязе хәрби комиссариаты формалаша. Бу вакыйга турында Казан губерна хәрби комиссариаты архив фондындагы коры язма искәртә. Кызганычка каршы, вакытлар үтү белән документларның бер өлеше югалган. Булган мәгълүматлар бик тә кыйммәтле, алар ярдәмендә без район хәрби...

Болганчык елларда Кызыл Армия отрядлары формалаштыру буенча бик тә мөһим бурычны хәл итә алган беренче хәрби комиссарлар арасында М.Секретарев , П.Вакатов, Засыпкин һәм башкалар була. Алар Совет власте дошманнарына каршы көрәшү өчен хәрби подразделениеләр комплектлыйлар, район халкын хәрби эшкә өйрәтәләр, В.М.Азин бригадасы частьларына техник җиһазлар һәм азык-төлек белән ярдәм итәләр, исәп-призыв эшләре алып баралар. Гражданнар сугышы тәмамлангач хәрби комиссариат исемләп демобилизация үткәрә. Кызыл армиячеләр өйләренә кайта башлыйлар.

1930 елда хәрби комиссариат бетерелә. Хезмәткәрләрнең бер өлеше татвоенкоматка күчә һәм алты ел аның составында була һәм эшли. 1938 елда яңадан бүлү башлана һәм район хәрби комиссариаты Лаешка кайта. Аны Ленин урамындагы иске почта бинасына урнаштыралар. Бөек Ватан сугышы елларында хәрби комиссариатларга аеруча зур җаваплылык йөкләнә. Ул елларда хәрби комиссарлар булган Пугачев, Хлюнин, Ф.М.Вакатов үз хезмәткәрләренең эшен төгәл итеп оештыра алалар. Лаеш районыннан сугышка 15422 кеше озатыла. Хәрби бурычлыларны хәрәкәттәге армиягә чакыру, район халкын оборона заводларына һәм предприятиеләренә озату, укчылар, снайперлар, пулеметчылар әзерләү оешкан төстә һәм вакытында үтәлә. Болардан тыш хәрби комиссариат офицерлары уку йортларында агитация-тәрбия эшләре алып баралар, райком һәм райбашкарма комитеты белән бергә сугыш өчен азык-төлек озату планын үтәүгә ирешәләр.

1945 елда массакүләм демобилизация башлана. Өйләренә әйләнеп кайткан дүрт меңнән артык сугышчыны хәрби исәпкә алырга туры килә. Аларны кирәкле әйберләр, торак белән тәэмин итәргә, эшкә урнаштырырга, хәрб-исәп документлары тутырырга һәм яңадан теркәү үткәрергә туры килә. Лаеш хәрби комиссариаты бу катлаулы эшне яхшы башкарып чыга.

1948 елда яшь буынны сроклы хезмәткә чакыру яңартыла. Сугыштан соңгы елларда чакыру буенча 11 меңнән артык яшь кеше армия хезмәтенә бара. Шушы вакыт эчендә күп кенә лаеклы офицерлар җирле хәрби үзидарә органнарына җитәкчелек итәләр. А.Т.Большаков бу ведомствога тугыз елдан артык җитәкчелек итә. Ул эшләгәндә 1968 елда Маяковский урамында хәрби комиссариатның ике катлы бинасы төзелә, ул хәзер дә шунда. 2006 елдан хәзергә кадәр хәрби комиссариат бүлегенә подполковник Александр Афанасьев җитәкчелек итә.

Хәзерге шартларда хәрби комиссариатлар илебез Кораллы көчләренең башлангыч нигезе булып торалар. Алар яшьләрне армия хезмәтенә әзерләүне дәвам итәләр, исәп-чакыру эшләре, запаска чыккан гражданнарны хәрби исәпкә алалар һәм броньлау эшләре алып баралар.

2009 елның беренче октябреннән хәрби комиссариатның Лаеш районы бүлеге яңа штат-вазифа исемлеге буенча үзгәртелә. Офицер вазифалары гражданлык вазифаларына алыштырыла. Комиссариат яңа исем ала: бүлек (Татарстан Республикасы хәрби комиссариатының Лаеш муниципаль район бүлеге).

Хәрби комиссариатта югары профессиональ коллектив эшли, алар үзләренең хезмәт вазифаларын намус белән җиренә җиткереп башкаралар. Ветераннар нәтиҗәле эшлиләр һәм тәҗрибәләрен яшьләргә бирәләр. Наталья Романовна Карташова 38 елдан артык яшерен бүлек начальнигы вазифасында эшли. Антонина Сергеевна Савельева Бөек Ватан сугышының һәм хәрби хәрәкәтләрдә катнашучының һәрберсен белә, чөнки 25 елдан артык инде алар белән эш итә. Ольга Владимировна Опарина һәм Людмила Владимировна Наумова монда 20 ел элек килгәннәр һәм үз эшләренең осталарына әйләнгәннәр.

-Юбилей-ул бәйрәм генә түгел. Бу тагын бер җаваплы чик, аның биеклегеннән коллективның казанышлары һәм хәл итәсе проблемалары да яхшы күренә,-дип исәпли Татарстан Республикасы хәрби комиссариатының Лаеш район бүлеге начальнигы Александр Афанасьев.-Безнең көндәлек эш һәрчак күренми. Бу таләп тә ителми. Без дәүләтне саклау буенча үзебезнең бурычларны намус белән үтибез. Һәм бу-иң мөһиме.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined