Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Волонтерлык хәрәкәте дәвам итәчәк

"Волонтерларны һәм ирекле ярдәм итүче оешмаларны сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләүче гаиләләр белән эшкә җәлеп итү" - бу көннәрдә Лаешның тернәкләндерү үзәге базасында үткән республика семинар-практикумы темасы шундый. Актуаль проблема буенча фикер алышуны социаль яклау бүлеге начальнигы Татьяна Борһанова башлады. Аерым алганда, ул яшьләрне социаль практикага җәлеп итү максатыннан 2011...

"Волонтерларны һәм ирекле ярдәм итүче оешмаларны сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләүче гаиләләр белән эшкә җәлеп итү" - бу көннәрдә Лаешның тернәкләндерү үзәге базасында үткән республика семинар-практикумы темасы шундый.

Актуаль проблема буенча фикер алышуны социаль яклау бүлеге начальнигы Татьяна Борһанова башлады. Аерым алганда, ул яшьләрне социаль практикага җәлеп итү максатыннан 2011 елның октябрендә социаль яклау бүлеге ведомствосындагы учреждениеләр базасында "Игелек юлы белән" волонтерлык отрядлары булдырылуны билгеләп үтте. Алар составына беренче утыз ирекле керә. Махсус алар өчен яшь волонтер мәктәбендә укулар оештырыла. Өйрәтелгән яшьләр башкалардан аерылып торучы балалар һәм кыен тормыш хәлендә калган балалар белән эштә актив катнашалар. Шулай ук олы яшьтәге гражданнарга һәм инвалидларга социаль-көнкүреш ярдәме күрсәтәләр. Безнең үзәкләргә йөрүче балалар белән уен формасында шөгыльләнеп, яшь кешеләр үзләре дә тормышта үз-үзләрен табу өчен мөмкинлек алалар, үзләренең кирәклекләрен тоялар. Күп яктан волонтерлар белән бер-берсенә ышану мөнәсәбәтләре нәтиҗәсендә безнең карамактагылар социаль әһәмиятле чараларда бик теләп катнаша, өлкән дуслары белән һәр очрашуга шатлана. Чыгыш ясаучы шулай ук безнең районда ирекле ярдәмчеләр хәрәкәте үсешенең төп векторларына характеристика бирде, өзлексез тернәкләндерү, кыен тормыш чынбарлыгына җайлашуны яхшырту максатыннан гаиләләргә ярдәм итүне оештыру планындагы эшләрне атады. Республиканың эре тернәкләндерү үзәкләре, "Зеркало" халыкка социаль-психологик ярдәм күрсәтү республика үзәге җитәкчеләре һәм белгечләре хезмәттәшләре белән тәҗрибә уртаклашты.

"Бөек Җиңүнең гади тарихлары" ачык дәресе чараның дулкынландыргыч мизгеле булды. Аның барышында сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар балачаклары һәм яшьлекләре сугыш елларына туры килгән олы яшьтәге волонтерлар тормышы турында күп кенә кызыклы нәрсәләр белде.

Йомгак өлешендә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән бала тәрбияләүче гаиләләргә ирекле ярдәм күрсәтүгә, шулай ук волонтерларны "Игровой автобус" технологиясе кысаларында балалар белән эшләүгә җәлеп итү буенча осталык сәгатьләре булды.

Семинарга йомгакны ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Ирина Просвирякова ясады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишево