Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Тәрбияче – иҗади һөнәр

Безнең районда 22 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе һәм бер гаилә балалар бакчасы эшли. Аларга 1415 сабый йөри, алар белән 123 педагогик хезмәткәр шөгыльләнә.

"Соңгы еллар эчендә балалар бакчаларына чиратны киметү өчен күп нәрсә эшләнде, - ди район мәгълүмати-методик үзәкнең мәктәпкәчә белем бирү буенча методисты Венера Дәүлиева. - 2011 елда биш балалар бакчасында тугыз өстәмә төркем ачылды. Барлык мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре һөнәри кадрлар белән комплектланган. 12 балалар бакчасында компьютерлар бар, меңнән артык бала татар теле өйрәнә. Ә Лаешның "Бәхетле бәләкәч" бакчасында тәрбияләнүчеләр-әти-әниләр теләге белән инглиз телен дә өйрәнә".

Район тәрбиячеләре - төрле район һәм республика конкурсларының даими катнашучылары. 2012 елда "Ел тәрбиячесе" район конкурсында "Умка" Столбище балалар бакчасы тәрбиячесе Юлия Шмакова җиңде. Ул республика дәрәҗәсендә дә уңышлы чыгыш ясады, "Иҗади тәрбияче" номинациясендә иң яхшысы булды.

"Ул балачактан ук үзен тәрбияче итеп күрде һәм аның хыялы тормышка ашты, - дип сөйли педагог турында В.Дәүлиева. - Һөнәрнең асылын Юлия Александровна 1993 елдан өйрәнә башлады. Шуннан бирле аның тормышы кечкенә һәм кызыксынучан тәрбияләнүчеләре белән аерылгысыз бәйләнгән. Эзләнүләр, иҗат - менә аның даими юлдашлары. Бер көн эчендә берничә тапкыр бер образдан икенче образга күчәргә туры килә, тулы көчкә эшләргә кирәк. Форсаттан файдаланып, аны һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренең барлык хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәм белән котлыйм. Һәр көнне иртән әти-әниләр үзләренең бәләкәчләрен аларның кайгыртучан кулларына тапшыралар бит. Уңышлар һәм иминлек сезгә, коллегалар".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: праздник итоги ДОУ