Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Аларның физик мөмкинлекләре чикләнгән, ә рухи көчләре – чиксез

Җомга көнне район мәдәният йортында булган тантаналы кичәдә безнең районда инвалидлар ункөнлегенә старт бирелде. Оешмаларда ункөнлеккә багышланган күп чаралар планлаштырыла. Әмма эмоциональ тәэсир итү буенча шимбә киче барысын узды.

Район мәдәният йорты залында сугыш һәм хезмәт ветераннары, хәрби конфликтларда катнашучылар, инвалидлар һәм аларның гаилә әгъзалары, хезмәт коллективлары вәкилләре бар иде. Төрле дәрәҗә рәсми затларның күп булуы очрашуның мөһимлеген күрсәтте. Биек трибунадан чыгыш ясаучылар булмады, рәсми докладлар укылмады. Болар урынына журналист Владимир Гаранин (таяклар белән йөри) район башлыгы Михаил Афанасьевтан, ТР Дәүләт Советының дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә буенча комитет рәисе Валентина Липужинадан һәм ТР инвалидлар җәмгыяте рәисе Рифат Ганибаевтан импровизацияле интервью алды. "БР" партиясе тарафдарларының төбәк советы рәисе В.Липужина "Уңайлы мохит" федераль программасы үтәлеше турындагы сорауларга җавап бирде. "ТР бюджеты социаль юнәлештә. Бу инде акчаларның күп өлеше медицинага, мәгарифкә, уңайлы мохит булдыруга бүленүен күрсәтә. Инвалидлар җәмгыятьтә барган барлык процессларда үзләрен тулы хокуклы катнашучылар итеп хис итсеннән өчен без күңелебезне һәм акчалар кертергә тиеш. ТРда барлык яңа объектлар физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр бернинди проблемасыз керә алырлык итеп төзелә".

"БР" партиясенең җирле бүлеге секретаре М.Афанасьев "Уңайлы мохит" программасының ничек баруы хакында сөйләде. "Безнең районның үз үзенчәлеге бар, - дип ассызыклады башлык. - Монда социаль учреждениеләр - сукырлар һәм начар күрүче балалар өчен махсус интернат-мәктәп, балалар йорты, тернәкләндерү үзәге урнашкан. Безнең районда яшәүче физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында талантлы, көчле характерлылар күп. Алар яхшы артистлар, компьютер техникасы буенча белгечләр, спортчылар, чемпионнар. Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен күп эшләнә, әмма эшлиселәр дә күп әле. Бу эш Лаешта гына түгел, район авылларында да инвалидларның берсе дә игътибардан читтә калмаслык итеп планлы төстә үтә". Без тротуарларның ничек үзгәрүен, биналар яннарында коляскалар үтү өчен урыннар ясалуын күрәбез. Коляскада йөрүче инвалидлар яшәгән йортларның керү урыннарын яңадан җиһазлау планлаштырыла.

Сценарий авторы - журналист һәм 30 дан артык документаль фильм редакторы Елена Крайнова, Бөтенроссия җирле үзидарә советы Республика бюросы әгъзасы Вадим Аржаков, ТР Дәүләт Советы депутаты Рифат Ганибаев һәм тантаналы кичәне алып баручы ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре, республика кино үзәге директоры Владимир Елисеев программаны залдагы бер кеше дә битараф калмаслык итеп төзегәннәр. Тамашачылар барган вакыйгада катнаштылар, борчылдылар, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең батырлыкларына, үҗәтлекләренә сокландылар. Ул кичтә сәхнәдә Илсур Сафин, Радик Сәлимов һәм башка танылган артистлар чыгыш ясады.

Баскетболчы-спортчылар турында сөйләгән документаль фильм көчле тәэсир итте. Коляскалы инвалидлар көрәшен тамашачылар тын да алмый күзәтте. Җиңел ыргытулар, тиз һөҗүм итү, үз транспортыннан җайсыз егылу - һәм үзара ярдәм. Маңгайларындагы тирне сөртеп спортчылар елмаялар: тормышның кадерен белгән көчле һәм энергияле яшьләр тәмәке төтене эчендә керү урыннарында булган яки сәламәтлекләрен наркотиклар белән какшаткан үзләренең яшьтәшләреннән күпкә бәхетлерәк.

Тагын бер фильм өзеге чукраклар дөньясын күрсәтте. Зур экранда - ниндидер җыр башкаручы сөйкемле кыз. Аның иреннәре һәм куллары хәрәкәте буенча моның романтик көй булуы аңлашыла, бәлки мәхәббәт турындадыр. Башта тавыш булмау сәер булды, соңрак эчне пошырды һәм, ниһаять, үзенең югары ноктасына җитте - "Тавышын ачыгыз, мин башка түзә алмыйм!" дип кычкырасы килде. Мондый берничә фильм күрсәтелде - "Семь жемчужин" этно-мюзиклдан өзек, Татарстанда яшәүчеләр белән "Нәрсә ул уңайлы мохит" блиц-интервью, "Люди так не делятся" социаль рекламасы, "Кино без барьеров" Республика форумы заставкасы, "Лыжня" фильмы һәм башкалар. Бүген инвалидлар тормышы һәм казанышлары турында 20 дән артык фильм төшерелгән. Без әкренләп янәшәбездә кимсетелгән, әмма көчле рухлы кешеләр яшәвен күрәбез. Аларның физик мөмкинлекләре чикләнгән, рухи көчләре - чиксез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: РДК декада инвалиды