Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Алда – финал

Бу атнада Питрәчтә узган "Созвездие-Йолдызлык" эстрада сәнгатенең яшьләр фестивале ярымфиналында районның яшь талантлары бер беренче һәм ике өченче урын яуладылар. Үзләренең яшь төркемендә "конферанс" номинациясендә Олы Кабаннан Полина Галкина һәм Денис Меркушин искиткеч чыгыш ясап, беренче урын алдылар. Аларның якташы Гөлүсә Әхмәтшина "вокал-соло" номинациясендә өченче булды. Шулай ук "Импульс-dance" (рәсәмде)...

Бу атнада Питрәчтә узган "Созвездие-Йолдызлык" эстрада сәнгатенең яшьләр фестивале ярымфиналында районның яшь талантлары бер беренче һәм ике өченче урын яуладылар.

Үзләренең яшь төркемендә "конферанс" номинациясендә Олы Кабаннан Полина Галкина һәм Денис Меркушин искиткеч чыгыш ясап, беренче урын алдылар. Аларның якташы Гөлүсә Әхмәтшина "вокал-соло" номинациясендә өченче булды. Шулай ук "Импульс-dance" (рәсәмде) заманча бию студиясе дә бию коллективлары арасында өченче урынга лаек булды. Бар призерлар да 16 апрельдән 20 сенә кадәр Казанда үтәчәк фестиваль финалында катнашырга чакыру алдылар. Конкурстан тыш шундый ук чакыру узган елларда берничә мәртәбә фестиваль җиңүчеләре булган Дарина Туркова һәм Максим Радионовка да бирелде.

Питрәчтә иң кечкенә катнашучылар - "вокал" номинациясендә уңышлы чыгыш ясаган Артем Новиков һәм Максим Гаврилов һәм "конферанс" номинациясендә Алексей Шастин махсус призлар белән бүләкләнде.

Ярымфиналда барысы 200 номер тәкъдим ителде. Питрәч, Кукмара, Балык Бистәсе һәм Лаеш районнарыннан меңнән артык катнашучы үзләренең "Йолдызлык" фестиваленең финал этабында катнашу хокукын дәгъвалады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фестиваль Созвездие полуфинал