Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

"Өлкәннәр безнең психиканы саклады"

Бүген, Россиянең бар урыннарындагы кебек, Лаешта һәм район авылларында Хәтер һәм Кайгы көненә - Бөек Ватан сугышы башланган көнгә багышланган митинглар була. Меңнәрчә кеше һәйкәлләр һәм обелискларга чәчәкләр салачак, Ватанны саклаучыларны бер минут тынлык белән искә алачаклар.

Кайгылы дата алдыннан газетабыз хәбәрчесе сугыш башлануга шаһит булган кешеләр белән сөйләште.

Мария Башаева, Бөек Ватан сугышында катнашучы, медицина хезмәте өлкән лейтенанты:

-Сугыш башланганда мин Белоруссиядә, бала чагым үткән Гомель шәһәрендә идем. Минем шәһәр дошманның һава һөҗүмен беренчеләрдән булып кичерде. Ул чакта балаларның гына түгел, өлкәннәрнең дә куркуын, ул мәхшәрне бүген дә хәтерлим. Ул көнге стресстан соң мин авырдым. Сугышның беренче көнендә үк күп якташларым, яшьтәшләрем һәлак булды. Әзрәк рәтләнгәч мине башка балалар белән Себергә озаттылар. Аннан соң Ленинград медучилищесында уку, соңрак - беренче Украина фронты. Сугыш минем иң якыннарымны, кадерле кешеләремне алды. Әнием полицайлар кулыннан үлде. Үзем дә үлем янәшәсендә йөрдем. Күрәсең, язмыш барлык кичергәннәрем өчен бүләк ясады - сугышта мин ирем Владимир Васильевич Башаевны очраттым, аның белән озак һәм бәхетле яшәдек.

Геннадий Рожков, хезмәт ветераны:

-Сугыш башланганда миңа 8 яшь кенә иде. Шуңа күрә бу көнне мин хәтерләмим. Бәлки өлкәннәр безнең психиканы саклап илебезгә килгән бу коточкыч хәбәр турында балаларга әйтмәгәннәрдер. Сугыш турында беренче истәлек - бу кичләрен апа белән ашыга-ашыга яктырту приборларын сүндерү. Халыкны, ул чакта без Тәтештә яшәдек, һавада немец самолетлары күренү ихтималы турында кисәттеләр. Аннан соң Ленинградтан эвакуацияләнгән кешеләр белән очрашу. Без еш кына үзебезгә мәктәптә биргән икмәк телемнәрен яшьтәшләребезгә бирә идек. Алар ачлыктан интеккән иделәр.

Надежда Комиссарова, тыл хезмәтчәне

-Еллар үтсә дә ул көн хәтердә. Өлкәннәрнең эшләрен ташлап, урамга җыелып "кара тәлинкә"дән информбюроның яңа хәбәрләрен көтүләре истә. Ул чакта кемнәрдер кычкырып елый, кемнәрдер өметләнә, дошманны тиз арада тармар итәрләр. Мин өлкәннәр белән бергә кайгырдым. Минем сугышка алынырлык абыйларым бар. Мин үзем могҗиза белән генә сугышка китми калдым. Яшь сугышчы курсларын үттем, мораль яктан өйдән аерылырга да әзер идем. Әмма бәхеткә каршы, безгә, 1926 елгы кызларга, чират җитмәде. Германия җиңелде, безнең армия җиңде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ВОВ дата воспоминания

2
X