Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

WorldSkillsта җиңүчеләр янәшәбездә яшиләр

27-29 ноябрь көннәрендә Казанда WorldSkills cтандартлары буенча үткән һөнәри осталык буенча төбәк чемпионатында 800дән артык конкурсант катнашты. Ул WorldSkills чемпионат хәрәкәте тарихында иң зур масштаблысы булды. Лаеш техник-икътисад техникумы студенты Раил Нигъмәтҗанов "Сәнәгать дизайны" компетенциясендә беренче урын алды. Автор фотосы "Яшь профессионаллар" WorldSkills Russia-2017 төбәк чемпионатында 91 компетенция буенча көч...

27-29 ноябрь көннәрендә Казанда WorldSkills cтандартлары буенча үткән һөнәри осталык буенча төбәк чемпионатында 800дән артык конкурсант катнашты. Ул WorldSkills чемпионат хәрәкәте тарихында иң зур масштаблысы булды. Лаеш техник-икътисад техникумы студенты Раил Нигъмәтҗанов "Сәнәгать дизайны" компетенциясендә беренче урын алды.

Автор фотосы

"Яшь профессионаллар" WorldSkills Russia-2017 төбәк чемпионатында 91 компетенция буенча көч сынаштылар. Лаеш районын ЛТЭТның "Очу аппаратларын һәм двигательләрен техник файдалану" белгечлеге буенча укучы студентлары Артем Никитин (3 курс), Раил Нигъмәтҗанов (2 курс) һәм Дамир Хәмәтгалиев (1 курс) күрсәтте. Артемга Казанга барганчы челтәр этабы үтәргә туры килде, ул аны уңышлы үтеп финалга чыкты.

Кызганычка каршы, ул да, Дамир да призлы урын алмады. Мондый конкурсларда катнашу тәҗрибәсе булмау үзен сиздерде. Ә менә Раил көн героена әйләнде - "Сәнәгать дизайны" компетенциясендә үзен белгеч-профессинал итеп күрсәтеп җиңү яулады.

-Мин үзем Казаннан, - дип сөйли үзе турында Раил Нигъмәтҗанов. - Сәнгать мәктәбендә укыдым. 2016 елда дизайнер һөнәре алу өчен Казан колледжына укырга керергә булдым, әмма конкурстан үтмәдем. Ә урта мәктәпне тәмамлаган абыем Лаешка ЛТЭТка документлар бирергә җыенды. Мин дә аның белән киттем. Миңа техникум бик тә ошады: матур, бар җирдә чәчәкләр. Самолет күрдем. Кабул итү комиссиясендә миңа "Очу аппаратларын һәм двигательләрен техник файдалану" белгечлеге буенча укырга керергә тәкъдим иттеләр, моны перспективалы һөнәр булуы белән аңлаттылар.

Шулай итеп Татарстан башкаласында яшәүче Лаешка килә. Раилгә уку ошый, шуңа күрә ул төбәк конкурсында катнашу тәкъдимен теләп кабул итә. Беренче омтылыш бәяләнми, чөнки ул тәкъдир итү генә була. Раил һәм аның укытучысы Дания Гайнуллина тәкъдир итүнең аларга тәҗрибә булуын аңлыйлар һәм алга чыгу өчен нинди күнекмәләргә һәм осталыкларга ия булырга кирәклегенә төшенәләр. Дания Шәүкәтовнаның Мәскәүдә укып "Сәнәгать дизайны" компетенциясе буенча эксперт исеме алуы чираттагы конкурска әзерләнүдә ярдәм итә.

Быел WorldSkills конкурсантларына катгый таләпләр куелды.

-Беренче көн биреме өч модульдән торды, - дип искә төшерә Раил. - Безгә заказчы өстәл лампасының яңа формасын эшләргә кушып мөрәҗәгать итә, дип фаразланды. Искесе нигезендә яңа объект уйлап табарга, фактурасын, төсләр гаммасын уйларга, бу лампа өстәлгә беркетелергә тиеш һәм башкалар. Аннан соң 3D-программада яңа объект ясау. Моңа җиде сәгать вакыт бирелде. Икенче көнне заказчы өчен мөһим таләпләргә җавап бирә торган органайзерның 3D-моделен эшләү бурычы куелды. Аны тәкъдим итү өчен проектның сызымын һәм аның креатив һәм эшләнү тирәнлеген күрсәтүче плакат ясарга кирәк иде. Шул ук вакытта эко-стильне дә саклау таләп ителә: модельдә агач элементлар булырга тиеш. Биремнәрне үтәү өчен алты компьютер программасыннан файдалану зарур. Өченче көнне без үзебезнең модельне күрсәттек. Минем дизайнерлар өчен билгеләнгән органайзерым кирәкле дип уйлыйм. Аның алыштыра торган контейнерлары бар, шуңа күрә һәр дизайнер аны үзенчә көйли ала. Кайберләре агач, икенчеләре пластик файдаланачак. Төсләр гаммасын да үзгәртергә була. Биремнәрне аңлату катлаулы булды. Шундый хәлләр дә булды: заказчы үзенә нәрсә кирәклеген анык белми. Нинди материал булырга тиешлеген генә күрсәттеләр. Бик тә нык дулкынландым, әмма куелган бурычны үтәдем. Көн саен йомгак ясалды, безгә аны игълан итмәделәр. Көн азагында экспертлар белән биремнәрне тикшердек. Миңа әнием ярдәме дә булды, көн саен шалтыратты. Конкурсның оештыру дәрәҗәсе югары булуны әйтми булмый. Ябу тантанасын искиткеч итеп үткәрдек. Миңа бик ошады. Сәнәгать дизайны - бу минем мавыгуым, ул сайлаган һөнәрем буенча алдагы эшемдә ярдәм итәр дип ышанам. Югары техник белем алырга һәм россия авиация техникасын үстерүгә өлеш кертергә ниятлим. Язмыш кушуы буенча Лаеш техник-икътисад техникумы студенты булуыма һич тә үкенмим, чөнки монда үз хыялларымны чынга ашырам. 2019 елда дөнья чемпионатында "Авиация техникасына хезмәт күрсәтү" компетенциясе буенча катнашырга телим. Вакыт күрсәтер...

Төбәк чемпионатында җиңүчеләр 2018 елда сайлап алу ярышларында катнашачаклар һәм WorldSkills Russia VI милли чемпионаты финалында Татарстан җыелма командасын күрсәтү мөмкинлеге алачаклар.

Чираттагы WorldSkills дөнья чемпионаты 2019 елның җәендә Казанда үтәчәк. Чемпионат үткәрү шәһәре итеп Татарстан башкаласы 2015 елның августында WorldSkills International генассамблеясында сайланды. Бу хокукны алу өчен ул Париж һәм Бельгиянең Шарлеруасы белән көндәшлек итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район