Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

“Яңа ел белән котла“

"Кама ягы" ("Камская новь") газетасы редакциясе иң яхшы яңа ел котлавына конкурс игълан итә. Безнең газетаны алдыручылар кадерле һәм якын кешеләрен бәйрәм белән бушлай котлау өчен уникаль мөмкинлек ала. Конкурс шартлары -Конкурста районның 2015 елның беренче ярты елына "Кама ягы" ("Камская новь") газетасына язылган кешеләре генә катнаша ала. -Котлауның кыскалыгы...

"Кама ягы" ("Камская новь") газетасы редакциясе иң яхшы яңа ел котлавына конкурс игълан итә.

Безнең газетаны алдыручылар кадерле һәм якын кешеләрен бәйрәм белән бушлай котлау өчен уникаль мөмкинлек ала.

Конкурс шартлары

-Конкурста районның 2015 елның беренче ярты елына "Кама ягы" ("Камская новь") газетасына язылган кешеләре генә катнаша ала.

-Котлауның кыскалыгы һәм оригинальлеге исәпкә алына. Аның күләме алты шигырь юлыннан яки, әгәр ул чәчмә формада язылган икән, 50 сүздән артмаска тиеш.

-Котлау белән бергә авторның фотосурәте дә бирелергә мөмкин.

-Котлаулар, ул көнне дә кертеп, 25 декабрьгә кадәр түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Лаеш шәһәре, Ленин урамы, 31 йорт; электрон адрес буенча: novayakama@yandex.ru, безнең "Вконтакте" төркемендә: vk.com/public71487178 шуңа туры килүче бүлектә яки төркем администраторы белән элемтәгә кереп.

-Котлауда "Конкурска" билгесен күрсәтергә кирәк.

-Авторлар белән элемтәгә керү өчен телефонны калдыру һәм "КЯ"-"КН"га язылу турында квитанцияне күрсәтү зарур.

-Барлык котлаулар 2014 елның 31 декабрендә сайтка куелачак, ә аларның иң яхшылары газета битләрендә бастырылачак.

-Сайтта тавыш бирүдә җиңүче кеше тамашачылар симпатиясе призы алачак.

Барлык белешмәләр (8-84378) 2-58-39 яки (8-84378) 2-56-47 телефоннары аша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: конкурс Лаишево

2
X