Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Яңа торакка күчү район халкы өчен иң яхшы бәйрәм

Лаеш районында торак төзелеше темпы арта. Бу җәйдә социаль программалар кысаларында Лаешта 24 квартирлы, Столбищеда 66 һәм Габишевода 60 квартирлы йортны файдалануга тапшыру планлаштырыла. Ел ахырына кадәр төзүчеләр - районда гражданнарны тузган торактан күчерү программасы буенча тагын өч йортны тапшырырга ниятлиләр. Соңгы биш елда торак шартларын яхшыртырга юнәлтелгән социаль программалар...

Лаеш районында торак төзелеше темпы арта. Бу җәйдә социаль программалар кысаларында Лаешта 24 квартирлы, Столбищеда 66 һәм Габишевода 60 квартирлы йортны файдалануга тапшыру планлаштырыла. Ел ахырына кадәр төзүчеләр - районда гражданнарны тузган торактан күчерү программасы буенча тагын өч йортны тапшырырга ниятлиләр.

Соңгы биш елда торак шартларын яхшыртырга юнәлтелгән социаль программалар буенча район территориясендә 26 мең квадрат метрга якын торак төзелгән. Бөек Ватан сугышының 281 ветераны яңа квартир алган. Шулай ук бюджет өлкәсендә эшләүчеләр, авылда эшләүче белгечләр, тузган торакта яшәүчеләр һәм гражданнарның башка категорияләре торак шартларын яхшырта алган.

Яңа тораккә күчү 2010 елда старт алды. Архитектура бүлеге мәгълүматлары буенча, ул елда социаль программалар кысаларында Столбищеда ике квартирлы тугыз һәм Габишевода- 32 квартирлы йорт төзелде. Шул көннән яңа квартирлар ачкычы тапшыру гадәткә керде. Соңрак Лаешта һәм Усадыда да төзелеш мәйданчыклары барлыкка килә. 2011 елда төзүчеләр тагын күп квартирлы ике йорт тапшырдылар. Бер елдан - өчне. 2014 елда төзелеш кызу темпта бара. Лаешта, Усады һәм Габишевода күп квартирлы җиде йорт хуҗаларын таба.

Яңа йортка күчүчеләргә һәм ачкычлар тапшырганда район башлыгы Михаил Афанасьев һәрчак социаль торак программаларын тормышка ашыруда республика хөкүмәте һәм шәхесән президент вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнехановның роле зур булуны билгеләп үтә. Еш кына йортларны тапшыру истәлекле даталарга һәм бәйрәмнәргә багышлана. Мәсәлән, 2015 ел алдыннан Лаешта бер-бер артлы күп квартирлы өч йорт файдалануга тапшырылды. Ачу тантанасында Мәскәү кунаклары да катнашты. Хәзер монда яшәү өчен барлык уңайлыклар булган бер микрорайн. Якын арада җирле халык үтенече буенча төзелгән яңа балалар бакчасы ачылачак. Торак алучылар сүзләре буенча яңа квартирларга күчү алар тормышында мөһим вакыйгаларның берсе. Кайберләре хыялдагы ике яки өч бүлмәле квартир алгач гаиләне ишәйтергә, кайберләре кияүгә чыгу яки өйләнү, кайберләре олыгайган көндә түбәдән су аккан иске йорттан яки шау-шулы күршеләреннән арынып рәхәттә яшәү турында уйлый.

Габишевода яшәүче Гөлнара Җәгъфәрова гаиләсе иркен квартирдан ачкыч алганчы җирле тулай торакның кечкенә бүлмәсендә көн иткән. Яшлеге кысан шартларда үткән, балалары үскән. Шуңа күрә дә яңа торакка күчү сөенеченең нинди булуын сүзләр белән генә аңлату кыен. Хуҗабикә сүзләре буенча, төзекләндерелгән үз торагың булу бәхет ул.

Лаештан ике кечкенә балалары булган Зотиннар гаиләсе дүрт ел фатир түләп торалар. Яңа квартир алуда аңа фән һәм мәгариф министрлыгы яшь педагогларга ярдәм итү кысаларында торак бәясенең ун проценты күләмендә биргән компенсация булышкан.

Районның күп кешесе өчен социаль программа үз торагыңны булдыруга бердәнбер мөмкинлек. Тормыш күрсәткәнчә хыяллар чынга аша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишево