Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Яңа төзелешләрнең тәрәзәләрендә утлар кабынды

2015 ел азагында районда берьюлы берничә яңа торак һәм административ бина ачылды. Узган елда Лаеш районында барлыгы 89 мең кв.м. торак файдалануга тапшырылган, Усадыда, Столбищеда, Лаешта һәм Габишевода күп квартирлы җиде йорт сафка кертелгән. 25 Октябрь исемендәге поселок Күп балалы Полушкиннар гаиләсе өй туе үткәрде. Алар торакны "Күп балалы гаиләләрнең...

2015 ел азагында районда берьюлы берничә яңа торак һәм административ бина ачылды.

Узган елда Лаеш районында барлыгы 89 мең кв.м. торак файдалануга тапшырылган, Усадыда, Столбищеда, Лаешта һәм Габишевода күп квартирлы җиде йорт сафка кертелгән.

25 Октябрь исемендәге поселок

Күп балалы Полушкиннар гаиләсе өй туе үткәрде. Алар торакны "Күп балалы гаиләләрнең торак шартларын яхшырту" программасы буенча алды.

Пәрәү

Монда тантаналы төстә яңа ФАП ачтылар. Авыл кешеләре шатлыгын район башлыгы Михаил Афанасьев, сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин һәм ТР финанслар министры Радик Гайзатуллин бүлеште. Өстәмә җиһазлар сатып алу өчен ФАПка 100 мең сумга сертификат бирелде.

Усады

Усадылылар да 2016 елны яңа квартирларда каршы алды. Йорт социаль ипотека һәм авария хәлендәге торактан күчерү программасы буенча төзелгән.

-Монда барлык инженерлык челтәрләре уйланылган, машина кую урыннары һәм балалар мәйданчыклары төзелгән, - дип билгеләде район башлыгы Михаил Афанасьев. - Исәпләүләрдә төгәлсезлекләр ачыкланганда барысы да тиз бетерелсен өчен гарантияле бурычлар мәсьәләсе каралган. Без быел соципотека һәм авария хәлендәге торактан күчерү программалары буенча күп төзедек: Лаеш районы төрле дәрәҗәдәге 30 дәүләт программасында катнаша.

Бу йортта квартир алган Шакирҗановлар гаиләсе бик бәхетле.

-Монда уңайлы, матур. Район башлыгы Михаил Афанасьевка, төзүчеләргә рәхмәт. Һәм ярдәмнәре өчен безнең әти-әниләргә дә рәхмәт, - ди яшь хуҗабикә. - Без үзебез Кече Елгадан, Казанда эшлибез. Моңа кадәр анда вакытлыча квартир алып тордык.

Социаль өлкә аерым игътибар зонасында. Михаил Афанасьев, мәсәлән, Столбище урта мәктәбендәге тыгызлыкка игътибар юнәлтте. Шуңа күрә әлеге мәсьәлә игътибарсыз калмаячак.

Габишево

Яңа ел алды көннәрендә тагын бер яңа йорт кешеләр тавышы белән тулды: Габишевода 60 гаилә өй туе үткәрде. Аны ачканда балалар мәйданчыгының территориясен үзләштерүче кечкенә балалары булган гаиләләр аз түгел иде. Ә әти-әниләр машина кую урынында урын караштыралар. Бу йорт иң зур йортларның берсе, ул авылның бизәге булачак.

Михаил Афанасьев "Народный дом" ПСК" ЧҖҖ төзелеш оешмасы җитәкчеләре Рәшит Мөхәммәтшин һәм Виктор Сорокинга сыйфатлы башкарылган эш өчен рәхмәт әйтте. Яңа йортта 40 квартирны "Ак Барс" кошчылык комплексы" ЧҖҖ хезмәткәрләре алды. Монда тагын социаль ипотека программасында катнашучылар, шулай ук ике ветеранның тол хатыны һәм Бөек Ватан сугышында катнашкан Ядгаров Абдул Гыйният улы яшәячәк.

Габишевода күп нәрсә эшләнгән. Амбулатория ремонтланган, хәзер балалар бакчасында ремонт бара, анда яңа төркемнәр ачканнар, спорт мәйданчыгы куелган, юллар ремонтлана, планда - мәктәпкә ремонт ясау. Әмма алда әле эшләр күп. Мәдәни-спорт үзәге белән дә, су, төзекләндерү белән дә, юллар белән дә шөгыльләнергә кирәк.

-Әлеге мәсьәләләр белән дә шөгыльләнәчәкбез, - район башлыгы Михаил Афанасьевның сүзләрен Габишевода яшәүчеләр алкышлар белән каршы алдылар. - Габишево үсәчәк, ул иң төзекләндерелгән поселокларның берсе булачак. Иң мөһиме, илебездә тынычлык булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район Габишево столбище Усады