Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

“Яхшы кызлар“ өчен “Йолдызлы сәгать“

Лаеш балалар йортында тәрбияләнүчеләр безнең республиканы балалар иҗатының "Йолдызлы сәгать" округ фестивалендә тәкъдим иттеләр. Конкурс "Вернуть детство" проекты кысаларында Йошкар-Олада үтте. "Яхшы кызлар" триосы (составы: Анастасия Никитина, Алина Большакова, Арианна Литовченко) "Снится сон" җыры белән "Вокал" номинациясендә лауреат булды. Кызлар үзләре һәм аларның сәнгать җитәкчесе Людмила Сундырева җылы кабул итүне...

Лаеш балалар йортында тәрбияләнүчеләр безнең республиканы балалар иҗатының "Йолдызлы сәгать" округ фестивалендә тәкъдим иттеләр. Конкурс "Вернуть детство" проекты кысаларында Йошкар-Олада үтте.

"Яхшы кызлар" триосы (составы: Анастасия Никитина, Алина Большакова, Арианна Литовченко) "Снится сон" җыры белән "Вокал" номинациясендә лауреат булды. Кызлар үзләре һәм аларның сәнгать җитәкчесе Людмила Сундырева җылы кабул итүне һәм "Йолдызлы сәгать"не югары дәрәҗәдә оештыруларын билгеләп үттеләр.

Ел саен үткәрелә торган округ фестивале әти-әниләре кайгыртуыннан мәхрүм калган балаларны социаль җайлаштыру һәм балалар йортларын яклау буенча Идел буе федераль округы проекты кысаларында үтә. Ул балалар сәнгать иҗаты үсеше өчен шартлар тудыра.

Конкурста аерылып торганнарга дипломнар һәм РФ Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиленнән кыйммәтле бүләкләр тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишево