Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Яр Чаллыда Татфондбанк клиентлары булган эшмәкәрләргә ярдәм штабы ачылды

Эшмәкәрләр үз сорауларына җавап таба алды (Казан, 26 декабрь, «Татар-информ», Рөстәм Кильсинбаев). Бүген Яр Чаллы шәһәрендә һәм «Закамье» районында ТР сәүдә-сәнәгать палатасы каршында булдырылган клиент-эшмәкәрләрне яклау штабы үз эшен башлады. Беренче утырышта Автоград башкарма комитеты, банклар, Пенсия фонды, салым инспекциясе вәкилләре, юристлар, адвокатлар, шулай ук бизнес-берләшмә катнашты. Гомумән алганда эшмәкәрләрнең...

Эшмәкәрләр үз сорауларына җавап таба алды

(Казан, 26 декабрь, «Татар-информ», Рөстәм Кильсинбаев). Бүген Яр Чаллы шәһәрендә һәм «Закамье» районында ТР сәүдә-сәнәгать палатасы каршында булдырылган клиент-эшмәкәрләрне яклау штабы үз эшен башлады. Беренче утырышта Автоград башкарма комитеты, банклар, Пенсия фонды, салым инспекциясе вәкилләре, юристлар, адвокатлар, шулай ук бизнес-берләшмә катнашты.

Гомумән алганда эшмәкәрләрнең проблемалары охшаш. Аларны хәл итү өчен профильле ведомстволарда комиссияләр булдырылган.

Яр Чаллы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Наталия Кропотова сүзләре буенча, эшмәкәрләр үзләрен борчыган сорауларга җаваплар ала алдылар, шул ук вакытта бизнесменнар проблемаларына индивидуаль якын килү кулланыла. "Пенсия фонды, салым хезмәте дәрәҗәсендә бүгенге көннән форс-мажор хәлләрне чишү өчен комиссияләр булдырылды. Һәр предприятие буенча мәсьәләләр индивидуаль каралачак. Уңай чишелеш булганда эшмәкәрләргә пенялар исәпләнмәячәк", - диде ул.

Эшмәкәрләргә түбән процент белән (300 мең сумга кадәр залогсыз кредит, елга 10 процент белән) кредитлар алырга тәкъдим ителде. Мондый карар зур булмаган предприятиеләргә хезмәт хакы бурычларын хәл итү мөмкинлеге бирә.

Бизнесменнар Татфондбанк эше яңартылыр дигән өметләрен югалтмыйлар. "Без банк санациясенә өмет итәбез. Чөнки Татфондбанк аша эшмәкәрләрнең күп кенә проектлары гамәлгә ашырылды. Алар аңа ышандылар, беренче чиратта, Татарстанныкы булган өчен. Без барыбыз да хәлнең уңай чишелешенә өметләнәбез", - диде Наталия Кропотова.

Штабны оештыручылар килеп туган шартларда эшмәкәрләргә ярдәм кирәкләген аңлыйлар, әмма аның вәкилләре Штабка консультация өчен килүчеләрнең саны аз булуга гаҗәпләнәләр. "Мин эшмәкәрләр күп килер дип көткән идем. Ә бит бүген алар үзләренең проблемалы сораулары белән мөрәҗәгать итә һәм аларга җавап ала алырлар иде. Мәсәлән, утырышта эшмәкәрләр салым инспекциясендә, Пенсия фондында инде үз комиссияләре эшләвен белделәр. Аларга банкның расчет счеты аша үткән, әмма банктан чыкмаган түләүләр белән мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Әгәр бу сумманы исәпкә алсалар, бу эшмәкәрләр берләшмәсе өчен зур плюс булыр иде", - дип билгели Яр Чаллы шәһәре һәм «Закамье» төбәге сәүдә-сәнәгать палатасының финанслар буенча комитеты рәисе Венера Иванова.

Татфондбанк клиентлары булган эшмәкәрләрне яклау мәсьәләләре буенча түбәндәге адреска мөрәҗәгать итәргә була: 423823, Татарстан Республикасы, Яр Чаллы шәһәре, Шамил Усманов урамы, 122 йорт (49/20), Яр Чаллы шәһәре һәм «Закамье» төбәгенең Татфондбанк клиентлары булган эшмәкәрләрне яклау штабы. Элемтәгә керүче зат - Яр Чаллы шәһәре һәм «Закамье» төбәге сәүдә-сәнәгать палатасының юридик бүлеге начальнигы Юриков Эдуард Николаевич. Штаб вәкилләре белән түбәндәге номерлар аша элемтәгә керергә була: (8552) 57-38-12, факс (8552) 57-42-93, 8917 235 45 55.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев