Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Ярминкәдән – буш кул белән түгел

Район аграрийлары халыкара Өлкән кешеләр көнен авыл хуҗалыгы продукциясе сату буенча көзге сезонлы ярминкә белән билгеләп үттеләр. Күчмә сәүдә барышында миллион ярым сумнан артыгракка продукция сатылды. Ярминкәдә иң күп сорау булган товар бәрәңге булды. Сайлап алынган продукцияне өч машинадан саттылар һәм һәркайсы үз бәясеннән. Иң очсызын - килосын ун сумнан...

Район аграрийлары халыкара Өлкән кешеләр көнен авыл хуҗалыгы продукциясе сату буенча көзге сезонлы ярминкә белән билгеләп үттеләр.

Күчмә сәүдә барышында миллион ярым сумнан артыгракка продукция сатылды. Ярминкәдә иң күп сорау булган товар бәрәңге булды. Сайлап алынган продукцияне өч машинадан саттылар һәм һәркайсы үз бәясеннән. Иң очсызын - килосын ун сумнан - "Семеречье"дан алырга була иде. Пәрәү бәрәңгесе дә - килосы 12 сумнан - озак ятмады. Терлек азыгы белән сәүдә иткән авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре дә бу көнне яхшы керем алды. Күчмә сәүдәгә җитәкчелек иткән район авыл хуҗалыгы идарәсе вәкилләре хәбәрчебез белән әңгәмәдә шәхси терлекләр өчен азык сатуның киләчәктә дә дәвам итәчәген газета аша искәртергә үтенделәр. Моның өчен М.Ульянова урамы, 54 йорт адресы буенча урнашкан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенә мөрәҗәгать итәргә һәм гариза калдырырга кирәк.

-Ә мин ярминкәдә сатып аласы килгән әйберемне тапмадым. Әмма бу кәефемне бозмады. Рәхәтләнеп үзешчән сәнгатьтә катнашучылар башкаруында җырлар тыңладым. Аларның репертуары күпләргә ошады. Бүген һава торышы да заказ буенча диярсең, - дип тәэсирләре белән уртаклашты 70 яшьлек пенсионерка. Ул үзен Анна Ивановна буларак таныштырды. - Алдагы ярминкәдә миңа бәхет елмаер дип уйлыйм.

Казанда яшәүчеләр безнең район басулары һәм фермалары продукциясен әле тагын сатып ала алачак. Узган айда авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре сезонлы ярминкәдә катнашу өчен республика башкаласына ике тапкыр бардылар инде. Шул ук вакытта барган саен сатылган товарның күләме генә артып калмый, ассортименты да киңәя. Авылдан килгән сатучылар бары тик бәяләрне генә арттырмыйлар: алар ярминкә көнне атнаның башка көннәренә караганда сизелерлек түбән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишево

2
X