Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Ярты елда 52 янгын

Соңгы ярты елда Лаеш районында 52 янгын теркәлгән. Аларның җидесе ут белән саксыз эш итү, 23 е электр җиһазлары һәм көнкүреш приборларыннан файдалану кагыйдәләрен бозу сәбәпле килеп чыккан. Мичләр төзек булмау тагын 16 янгынга сәбәпче булган. Янгын сүндерүчеләр сүзләре буенча, бу бәла-казаларның барысында кеше факторы да урын алып тора. Янгын...

Соңгы ярты елда Лаеш районында 52 янгын теркәлгән. Аларның җидесе ут белән саксыз эш итү, 23 е электр җиһазлары һәм көнкүреш приборларыннан файдалану кагыйдәләрен бозу сәбәпле килеп чыккан. Мичләр төзек булмау тагын 16 янгынга сәбәпче булган. Янгын сүндерүчеләр сүзләре буенча, бу бәла-казаларның барысында кеше факторы да урын алып тора.

Янгын сүндерү хезмәте мәгълүматлары буенча бәхетсезлек очракларының күбесе Лаешта булган алты шәхси йорт, биш мунча янган, утта ике кеше зыян күргән. Столбищеда дүрт, Орелда - өч, Тарлаши һәм Сапуголида икешәр янгын очрагы теркәлгән. Зыян күрүчеләр дә бар. Куюкида утта бер кешенең гомере өзелгән.

-Үз өендә ут чыгу кешеләр өчен һәрчак көтелмәгән хәл. Аның чыгу вакытын белеп булмый,- дип аңлатма бирә Лаеш районы күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге начальнигы Егор Фомин. - Тиз һәм дөрес карар кабул итү кирәк булган хәлдә күп кеше югалып кала. Гадәттән тыш хәлләр буенча бүлекчәләрне ярдәмгә чакыру урынына кешеләр бинадан кулларына беренче эләккән әйберләрне ташый башлыйлар, кыйммәтле әйберләр һәм документлар турында оныталар. Исегездә тотыгыз, көнкүрештә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәү генә сезнең һәм сезнең якыннарыгызның гомерен саклый ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев