Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Яшь лидерлар тәрбиялибез

Лаеш районында «Асыл» татар яшьләре лидеры мәктәбе тәмамланды

Фото: «Идел» Яшьләр үзәге

Матюшинога «Идел» Яшьләр үзәгенә Россия төбәкләреннән үз төбәгенең иҗтимагый һәм мәдәни тормышында актив катнашучы 120 бала килгән иде.

Татар балалар лидеры мәктәбен оештыручылар - Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, татарларның Федераль милли-мәдәни автономиясе, «Идел» Дәүләт бюджет оешмасы. “Асыл” акциясе татар яшьләре оешмалары һәм берләшмәләре активистларына ачыклау, аларга ярдәм итү, Россия төбәкләрендә татар милли-мәдәни автономияләре каршында татар балалары белән эшләү буенча аерым юнәлеш оештыруга юнәлдерелгән. Татар Федераль милли-мәдәни автономиясе башкарма директоры Миләүшә Шәрәпова сүзләре буенча, 2020 елгы сменада катнашучыларның 80%ы анда беренче тапкыр катнаша.

Атна дәвамында балалар һәм яшүсмерләр өчен төрле лекцияләр, гамәли дәресләр, түгәрәк өстәлләр, тренинглар, дебатлар һәм татар зыялылары вәкилләре белән очрашулар үткәрелде. Балалар өчен дебатлар һәм ораторлык осталыгы буенча дәресләр, шулай ук блогерлар белән халык традицияләрен һәм туган телне өйрәнүгә юнәлдерелгән очрашулар үткәрелде.

Чакырылган кунаклар арасында Федераль татар милли-мәдәни автономиясе рәисе, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов бар иде. Ул мәктәпне оештыручылар һәм анда катнашучылар белән очрашты.

- Лидерлык сыйфатлары рух ныклыгын, үз-үзенә ышанычны, ахырга кадәр барырга әзерлекне күз алдында тота, - дип билгеләп үтте Илдар Ирекович. - Лидерлык сиңа ышанган кешеләр өчен җаваплылыкны да күздә тота. Лидер - бурычларны хәл итеп кенә калмыйча, кыенлыкларны җиңеп чыгарга да сәләтле көчле шәхес. Лидерлыкка омтылыш – ул җәмгыятьтә лаеклы урын алу теләге. Ул барлык кешеләргә дә хас.

Дәүләт Думасы депутаты әйткәнчә, лидер булу өчен лидерның билгеле бер шәхси сыйфатларына ия булу гына түгел, үз өстеңдә даими эшләү дә зарур. Тынычлык, логика, проблемага читтән карый белү сәләте кебек лидерлык сыйфатларын үстерү, һичшиксез, туганнар һәм дуслар арасында танылу һәм хөрмәт казанырга ярдәм итәчәк.

Смена лидерларын дипломнар белән бүләкләделәр, калган катнашучылар сертификатлар алдылар.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев