Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Язгы чакырылыш-2015

РФ Президенты Владимир Путин Указына ярашлы төстә, 1 апрельдән яшь кешеләрне хәрби хезмәткә язгы чакырылыш башланды. Чакырылыш барышы һәм аның үзенчәлекләре турында ТР хәрби комиссариатының Лаеш районы бүлегенең гражданнарны хәрби хезмәткә әзерләү һәм чакыру бүлекчәсе начальнигы Дина Фадеева сөйли. -Дина Донатовна, бу язгы чакырылышта үзгәрешләр бармы? -Язгы чакырылышның өстенлекле бурычы...

РФ Президенты Владимир Путин Указына ярашлы төстә, 1 апрельдән яшь кешеләрне хәрби хезмәткә язгы чакырылыш башланды.

Чакырылыш барышы һәм аның үзенчәлекләре турында ТР хәрби комиссариатының Лаеш районы бүлегенең гражданнарны хәрби хезмәткә әзерләү һәм чакыру бүлекчәсе начальнигы Дина Фадеева сөйли.

-Дина Донатовна, бу язгы чакырылышта үзгәрешләр бармы?

-Язгы чакырылышның өстенлекле бурычы - хәрби хезмәткә югары һәм урта һөнәри белеме булган һәм хәрби-исәп-хисап белгечлекләре буенча әзерлекле чакырылучыларны җибәрү. Югары белемле гражданнарга сайлау хокукы бирелгән: чакырылыш буенча бер ел хезмәт итәргәме, яки контракт буенча ике-өч елмы.

Кайбер чыгарылмалардан тыш, чакырылышның гомуми тәртибе элеккечә калды. Узган ике елдагы кебек үк, призывникларга электрон карта бирелә. Анда биографик мәгълүмат, медицина күрсәткечләре һәм хәрби хезмәткәрнең профильле белгечлеге күрсәтелгән. Язгы чакырылыш сроклары да сакланды: 1 апрельдән 15 июльгә кадәр. Ә хәрби-табиблык экспертизасы детальлерәк булачак. Моннан соң, яңа "Авырулар расписаниесе"нә ярашлы төстә, кайбер авырулар чакырудан азат итү өчен нигез булып тормый. Шәхси гигиена чаралары җыелмасы исемлеге артты.

-Хәрби тәэмин ителеш күләме күпме?

-Һәр чакырылучы банк картасы ала, аңа акчалата тәэмин ителү күчереләчәк. Чакырылу буенча хезмәт итүчеләр өчен ул айга 2000 сум тәшкил итә.

-Әгәр граждан хәрби хезмәттән качып йөрсә?

-Хәрби хезмәттән качып йөргән өчен гражданга 100 дән 500 сумга кадәр күләмдә административ штраф каралган. Әгәр ул качып йөрүче дип табыла икән, җәзаның кырысрак чаралары кулланылырга мөмкин: 200 мең сумга кадәр күләмдә штраф яки ике айга кадәр срокка иректән мәхрүм итү. Монда тагын бер нюанс бар. Армиядә хезмәт итү аларга кагылмас дип, кайбер качып йөрүчеләр чакырылыш яше беткәнчегә кадәр - 27 яшькәчә яшеренәләр. Әмма алар бер нәрсәне оныталар: тагын ике ел дәвамында аларны җинаять җаваплылыгына тарта алалар. Хәрби хезмәттән качып йөрүчеләр киләчәктә муниципаль һәм дәүләт учреждениеләрендә вазифа били алмаячаклар.

-Ә "хәрби хезмәттән качу"га нәрсә карый?

-Хәрби хезмәттән качу - ул бит чакырылу пунктына килмәү генә түгел. Хәрби исәп буенча бурычларын үтәмәү, повестка алудан баш тарту да хәрби бурычны үтәмәү булып тора.

-Бу язда без армиягә күпме якташыбызны озатачакбыз?

-Медицина һәм чакырылыш комиссиясенә 205 кеше чакырылырга тиеш. Әмма бу алар барысы да хезмәт итәргә барачак дигән сүз түгел. Язгы чакырылышта армиягә 44 кеше китәчәк. Башкаларга уку, сәламәтлек торышы яки гаилә хәле буенча кичектерү биреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишево