Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Язучы белән очрашу – китап уку өчен яхшы этәргеч

Лаешның 2 нче мәктәбендә районның педагог-китапханәчеләрен, укытучыларны һәм укучыларны җыйган республика семинары гадәти булмаганча үтте. Балаларда китап уку теләген ничек булдырырга, матур әдәбият уку өчен нәрсә этәргеч була ала - семинарда катнашучылар әлеге сорауларга җавап бирергә омтылдылар. Аның беренче өлешендә мәктәп укучылары сугыш еллары җырлары башкардылар, Габдрахман Әпсәләмов әсәрләре буенча...

Лаешның 2 нче мәктәбендә районның педагог-китапханәчеләрен, укытучыларны һәм укучыларны җыйган республика семинары гадәти булмаганча үтте.

Балаларда китап уку теләген ничек булдырырга, матур әдәбият уку өчен нәрсә этәргеч була ала - семинарда катнашучылар әлеге сорауларга җавап бирергә омтылдылар.

Аның беренче өлешендә мәктәп укучылары сугыш еллары җырлары башкардылар, Габдрахман Әпсәләмов әсәрләре буенча театральләштерелгән тамашалар күрсәттеләр. Алып баручылар атаклы татар язучысы биографиясен залда утыручыларның исләренә төшерделәр һәм сүзне аның оныгына - Альбина Әпсәләмовага (рәсемдә уртада) бирделәр. Кунак бабасы турында сөйләде, әдәби планнары белән уртаклашты. Шигырьләр һәм чәчмә әсәрләр язучы яшь авторларга үзе баш редактор булган "Идел" журналы белән хезмәттәшлек тәкъдим итте. Аның урынбасары Алия Кәримова укытучыларга китаплар бүләк итте.

Иң эрудицияле укытучылар һәм укучылар Г.Әпсәләмов әсәрләре буенча әдәби викторинада дөрес җаваплар өчен аның оныгы култамгасы белән китаплар алдылар. Бу бүләк беркайчан булмаганча актуаль. Беренчедән, Әдәбият елы тәмамлана. Икенчедән, быел Габдрахман Әпсәләмовның иң танылган һәм укучылар яраткан романы - "Ак чәчәкләр" дөнья күргәнгә 50 ел тула.

-Язучылар һәм шагыйрьләр белән очрашу - ул, мөгаен, китап уку өчен иң яхшы этәргечтер, - дип саный мәгариф идарәсе методисты Кадрия Хөсәенова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район Творчество ЛСШ №2

2
X