Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Җәмәгать тормышы укуга комачау итми

Татарстанда яшәүчеләрнең күбесе Лаешны монда урнашкан техникум - республиканың иң популяр махсус урта уку йорты нәтиҗәсендә белә. Уку йортының 52 ел яшәү дәверендә аны 19000 гә якын кеше тәмамлаган.

Республикабызда ЛСХТ-ЛТЭТ тәмамлаган белгечләр эшләмәгән бер генә район да юк. Хәзер монда Татарстанның 20 районыннан, шулай ук Казаннан, Санкт-Петербург, Воркутадан, Марий Эл һәм Коми республикаларыннан булачак бухгалтерлар, юристлар, җир-милек мөнәсәбәтләре буенча белгечләр укый.

Бүген ЛТЭТ студентлары ничек яши һәм бу уку йортында нинди яңалыклар бар?

-Укыту процессы турында сөйләсәк, соңгы елларда техникум өзеклекләрсез белем бирү системасын уңышлы үзләштерә, - дип хәбәр итте газетабыз хәбәрчесенә укыту эшләре буенча директор урынбасары Наталья Гаврилова. - Бездә авыл хуҗалыгы җитештерүе өчен тракторчы-машинист һәм пешекче-кондитер эшче һөнәрләре, "Икътисад һәм бухгалтерия исәбе", "Хокук һәм социаль тәэминатны оештыру", "Җир-милек мөнәсәбәтләре", "Биналар һәм корылмалар төзү һәм эксплуатация" белгечлекләре буенча урта һөнәри белем бирү дәрәҗәсе буенча укырга була. Аннан соң укуны кыскартылган программа буенча быел ЛТЭТта эшли башлаган икътисад, идарә итү һәм хокук институты филиалында дәвам итәргә була.

Студентларның җәмәгать тормышы да бай һәм кызыклы. Техникумда үзешчән сәнгать фестивальләре, КВН, спорт ярышлары уңышлы үтә. Студентлар олимпиадаларда, конференцияләр, иҗат конкурсларында һәм күп кенә район чараларында актив катнашалар. Укуда һәм җәмәгать тормышында эшләре күп булуга карамастан, алар хуҗалыкларга ярдәм итәргә һәрчак әзер. Мәсәлән, узган көздә "Хәерби" һәм "Йолдыз" ЧҖҖ ләрдә уңыш җыюда яхшы эшләгәннәр, "Лаешлес" ДБУ участокларында агач үсентеләре утыртуда катнашканнар.

Студентлар сүзләре буенча, алар өчен волонтерлар хәрәкәтендә катнашу аеруча кызыклы икән. Быел техникум волонтерлары яңа юнәлеш үзләштерәләр - үз яшьтәшләре арасында гына түгел, Лаеш халкы арасында да сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм начар гадәтләрне профилактикалау. Бу эштә күпләре сизелерлек уңышларга ирешкән. Бухгалтерлар бүлегенең 254 төркеме студенты Владимир Клюев "Татарстан Республикасының 2012 елда иң яхшы профилактика волонтеры" республика конкурсында җиңү яулаган. Мария Даркина, Жанна Мизинова, Владимир Люхманов, Анна Андреяшина һәм Николай Козлов "Иҗат һәм булдыру" бөтенроссия конкурсы лауреатлары. Техникумның иң яхшы студентлары ел саен "Идел" яшьләр лагеренда ял итәләр, яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министрлыгы проектлары кысаларында профильле сменаларда катнашалар, балалар лагерьларында әйдаманнар булып эшлиләр.

Кышкы имтиханнар сессиясе йомгаклары буенча бишкә генә укучы 7 студент ТР авыл хуҗалыгы министрлыгының исемле стипендиясенә тәкъдим ителгән. Тагын 42 се акчалата премия алган. 2012 елда яхшы дип танылган студентлар премия сыйфатында электрон китаплар алган. Мондый бүләккә бухгалтерлар бүлегенең өченче курс студенты Рөстәм Нургалиев һәм юридик бүлекнең өченче курс студенты Татьяна Тутерова лаек булган.

Актив яшәү рәвеше, җаваплылык һәм әйләнәтирә дөньяны ничектер яхшы якка үзгәртү теләге яшь белгечләрнең күбесенә алдагы тормышларында ярдәм иткән. Студентларның бүгенге буыны да бу принципларны тота.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: праздник ЛТЭТ будни