Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Йомгак ясалды

"Әти барысын булдыра!" фотобәйгесенең нәтиҗәсе билгеле. Тавыш бирүдә "Вконтакте" социаль челтәрнең "Камская новь" - "Кама ягы"на керүчеләр төркеме актив катнашты. Аларның фикере жюриныкы белән туры килде. Имәнкискәдә яшәүче Роза Габдрахманова коллажына 115 тавыш бирелде. Настя Маслованың "Минем омтылыш" эше 89 тавыш җыйды. Наталья Маслованың шул ук исемдәге эше бер тавышка...

"Әти барысын булдыра!" фотобәйгесенең нәтиҗәсе билгеле. Тавыш бирүдә "Вконтакте" социаль челтәрнең "Камская новь" - "Кама ягы"на керүчеләр төркеме актив катнашты.
Аларның фикере жюриныкы белән туры килде. Имәнкискәдә яшәүче Роза Габдрахманова коллажына 115 тавыш бирелде. Настя Маслованың "Минем омтылыш" эше 89 тавыш җыйды. Наталья Маслованың шул ук исемдәге эше бер тавышка ким алды. Урыннар да шул тәртиптә бүленде. Бәйгедә җиңүчеләр дипломнар һәм редакциядән бүләкләр ала.
Ә редакция яңа "Җәй. Челлә. Июль." фотоконкурсы игълан итә. Җиңүчеләр түбәндәге номинацияләр буенча билгеләнәчәк:
1. "Комлык алиһәсе". Номинация исеме үзе үк әйтеп тора.
2. "Җәйге пейзаж". Эшләр туган якның матурлыгын ачып бирергә тиешләр.
3. "Челлә..." Эш эсселекне тоюны күрсәтергә тиеш. Моны ничек эшләргә - фотограф бурычы.
4. "Йорт, яшелчә, җиләк-җимеш бакчасы". Бик тә үзенчәлекле бизәлгән өй яны территориясе, өйнең алгы ягы яки койма. Иске яки бозылган әйберләрдән оста файдалану. Чәчәккә күмелгән өй, түр бакча, җиләк-җимеш һәм яшелчәләр. Бер сүз белән әйткәндә, хуҗаның укучыбызга горурланып күрсәтерлек әйберләре.
5. "Юеш тавык". Коенганнан соң алар нинди матур! Кайберләре каушап калган, кайберләре өй яки комлык буйлап чаба, өченчеләрен ваннадан яки елгадан чыгарып булмый... Песиләр, этләр, тавыклар һәм башкалар "көн герое" булырга мөмкин.
6. "Макротөшерү". Объектлар чикләнмәгән. Бу кыр чәчәге дә, бөҗәкләр дә, чык яки яңгыр тамчысы да, пәрәвез дә, җиләкләр һәм башкалар да булырга мөмкин.
Бер автордан һәр номинациядә өчтән артык фотоэш (кәгазь яки электрон йөрткечтә) кабул ителми. Аларны электрон адрес буенча kamnov016@yandex.ru яки редакциягә җибәрергә. Һәр эшнең исеме булырга тиеш. Авторның исемен, фамилиясен, элемтәгә керү өчен телефонын күрсәтү зарур.
Конкурс 5 июльдән 5 августка кадәр үтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев