Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Йомгак ясар вакыт

Кыр эшләре төгәлләнде, уңыш җыеп алынды, терлек азыгы әзерләнде. Йомгаклар ясар вакыт җитте. Наталья Афанасьева фотосы Тулаем ел җиңелләрдән булмады. Соңгарып килгән яз, көннәрнең явымлы булуы һәм салкын җәй, чәчүлекләрдә үсемлекләрне саклау чаралары үткәрүне катлауландырды, урып-җыю эшләре соңарды - боларның барысы авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәреннән зур тырышлык таләп итте. Һәм алар...

Кыр эшләре төгәлләнде, уңыш җыеп алынды, терлек азыгы әзерләнде. Йомгаклар ясар вакыт җитте.

Наталья Афанасьева фотосы

Тулаем ел җиңелләрдән булмады. Соңгарып килгән яз, көннәрнең явымлы булуы һәм салкын җәй, чәчүлекләрдә үсемлекләрне саклау чаралары үткәрүне катлауландырды, урып-җыю эшләре соңарды - боларның барысы авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәреннән зур тырышлык таләп итте. Һәм алар үз нәтиҗәләрен бирде.

Районда һәр гектардан уртача 32,7 центнер уңыш җыеп алынды. Гектар төшеме буенча "Зарипов Г.Б." КФХга тиңнәр юк - монда һәр гектардан 50 центнердан артык уңыш алдылар. "Сәетов И.Р." һәм "Исхакова Р.Ш." крестьян-фермер хуҗалыкларында уңыш 40 центнердан артык тәшкил итте. Игеннәрне урып-җыюда комбайнчылар Рафис Вафин ("Хәерби" ЧҖҖ), Виталий Леонтьев ("Атабай"АФ" ЧҖҖ), Юрий Алексеев ("Урта Девятово" ЧҖҖ), бөртекле культураларны уруда механизатор Юрий Сарбаев ("Урта Девятово" ЧҖҖ), машина йөртүчеләр Николай Измайлов ("Нармонка" АФ" ЧҖҖ), Александр Кириллов ("Семиречье" АФ" ЧҖҖ), Николай Семенов ("Урта Девятово" ЧҖҖ), Фәргать Әхмәтшин ("Зарипов Г.Б." КФХ) тырышып эшләделәр. Алар берничә тапкыр район башлыгы рәхмәтенә һәм акчалата премияләргә лаек булдылар.

"Икенче икмәк" - бәрәңгедән ярыйсы гына уңыш җыеп алынды: 13 мең тоннадан артык. Гектар төшеме узган елдагыдан күбрәк: гектардан 226 центнер (2016 - 110 ц). "Хәерби" ЧҖҖдә уңыш мул булды - гектардан 281 центнер.

Азык базасы мулдан булмаса терлекчелек тармагын үстереп булмый. Хуҗалыкларда 2017-2018 еллар кышлату чорына шартлы бер терлеккә 35 центнердан артык азык берәмлеге әзерләнгән. Агымдагы елның 1 октябренә районда 11900 баш мөгезле эре терлек бар, шул исәптән 4453 савым сыер. "Просто молоко АГРО", "Нармонка", "Исхакова Р.Ш." хуҗалыкларында 2016 ел белән чагыштырганда сөт җитештерү күпкә артты. Савым буенча "Березовка" ЧҖҖ (4796 кг), "Исхакова" КФХ (4459 кг), "Атабай" агрофирмасы (4170 кг) һәм "Просто млолко АГРО" ЧҖҖгә (4069 кг) тиңнәр юк.

Узган елда ит җитештерү кимеде. Сәбәбе - "Лаеш" кошчылык комплексында баш санын мәҗбүри юк итү, "Лаишевский комбикорм" ЧҖҖдә җитештерү булмау һәм өлешчә "Яратель" ПВКда технология процесслары алышыну.

Сыер абзарларын капиталь ремонтлау, силос-сенаж чокырлары төзү программасы чыгымнарның 30 %ын ТР бюджетыннан каплауны күздә тота. Шуның нәтиҗәсендә район авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә "Вафин Р.К." КФХда, "Урта Девятово" ЧҖҖ һәм "Хәерби" ЧҖҖдә 100 башка сыер абзарлары; "Нармонка" хуҗалыгында 200 башка сыер абзары капиталь ремонтланды. "Исхакова Р.Ш."да куәте 1000 тоннага кадәр силос-сенаж траншеясы һәм "Вафин Р.К." хуҗалыгында яшелчә саклагыч төзелде.

Районда 31 гаилә фермасы уңышлы эшләп килә. "Татарстан Республикасында гаилә терлекчелек фермаларын үстерү" программасы буенча сөт терлекләрен үрчетүгә 6,2 миллион сум күләмендә грант алынган. Фермерлар Сергей Курмышев һәм Алишер Наабер сөт терлекләрен үрчетү буенча "Эш башлаган фермерларга ярдәм" программасы буенча 2 миллион 517 меңәр сум грант һәм "50 баш мөгезле эре терлек симертү буенча ферма" - 2 миллион 970 мең сум грант оттылар.

Мини-фермалар төзү программасы буенча ике, Татар Сараланында, Нармонка һәм Державино авыл җирлекләрендә берәр ферма төзелгән.

Авыл хуҗалыгын үстерү буенча дәүләт башка чараларны да күздә тота, шул исәптән - шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм итү.

Авыл хуҗалыгы тармагында көндәлек тырыш хезмәт белән генә уңышка ирешеп була. Алдынгы хуҗалыклар - моның ачык дәлиле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район