Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Юл хәрәкәте кагыйдәләрендә үзгәрешләр бар

2017 елның 12 июленнән юл хәрәкәте кагыйдәләренә кертелгән үзгәрешләр турында Россия ЭЭМның Лаеш районы ЮХИДИ бүлеге начальнигы вазифаларын башкаручы Айрат Исмәгыйлов сөйли. Үзгәрешләр транспорт чараларын машина юлына урнаштыруга, балаларны ташу кагыйдәләренә һәм юл тамгалары үзгәрүгә кагыла. Каршы хәрәкәт полосасына чыгу Тоташ юлдан сулга хәрәкәт тыела. 9.1(1) пункты болай ди:" Ике...

2017 елның 12 июленнән юл хәрәкәте кагыйдәләренә кертелгән үзгәрешләр турында Россия ЭЭМның Лаеш районы ЮХИДИ бүлеге начальнигы вазифаларын башкаручы Айрат Исмәгыйлов сөйли.

Үзгәрешләр транспорт чараларын машина юлына урнаштыруга, балаларны ташу кагыйдәләренә һәм юл тамгалары үзгәрүгә кагыла.

Каршы хәрәкәт полосасына чыгу

Тоташ юлдан сулга хәрәкәт тыела. 9.1(1) пункты болай ди:" Ике яклы хәрәкәтле теләсә нинди юлларда, әгәр ул трамвай юллары, аеру полосалары, 1.1, 1.3 яки 1.11 тамгалары белән бүленгән булса, өзек-өзек линия сулда булганда каршы хәрәкәт полосасына чыгу тыела ".

Төзәтмә "Өзек-өзектә уза башладым, тоташта төгәлләдем" соравын яба.

2017 елның 12 июленнән балалар йөртүнең яңа кагыйдәләре

Кагыйдәләрнең яңа редакциясендә аңлашылып бетмәгән "башка чаралар" сүзтезмәсе төшереп калдырылган. Пассажир-балалар ике яшь төркемгә бүленгән: 7 яшьтән кече һәм 7дән 12 яшькәчә. 7 яшьтән 12гә кадәр балаларны арткы утыргычта автокреслосыз йөртергә була. Әмма бу очракта бала иминлек каешлары белән эләктерелгән булырга тиеш. Алдагы урынга балаларны фәкать автокресло белән генә утыртырга була. Инвалид баланы креслосыз йөртергә һәм авыру баланы дәвалау учреждениесенә автокреслосыз алып барырга була.

Шуның белән бергә без саклык йөзеннән балага 7 яшь тулгач та аны махсус тотучы җайланмаларда йөртергә киңәш итәбез. Кагыйдәләрнең яңа редакциясендә машина йөртүчеләрнең балаларны өлкәннәрдән башка автомобильдә калдырырга ярамавы турында искәртелә.

Кагыйдәләрнең 12нче тукталыш һәм машина кую урыны бүлегенә өстәмәләр

Машина кую урынында 7 яше тулмаган баланы балигъ булган заттан башка транспорт чарасында калдыру тыела.

7 яше тулмаган баланы машинада 5 минуттан артык вакытка калдыру тыела. Бу бозу өчен 500 сум күләмендә штраф салына.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район