Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Үз һөнәрләрендә иң яхшыларга грантлар

"Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының иң яхшы белгече" конкурсына йомгак ясалды. Ел саен үткәрелүче грантларга ведомство конкурсы 2013 елдан республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы патронатында уздырыла. Җиңүче-грант алучылар арасында Лаеш районының биш авыл хуҗалыгы белгече дә бар. Быел конкурс комиссиясенә 353 гариза җибәрелгән. 100 мең сум күләмендәге бер тапкыр бирелә...

"Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының иң яхшы белгече" конкурсына йомгак ясалды. Ел саен үткәрелүче грантларга ведомство конкурсы 2013 елдан республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы патронатында уздырыла. Җиңүче-грант алучылар арасында Лаеш районының биш авыл хуҗалыгы белгече дә бар.

Быел конкурс комиссиясенә 353 гариза җибәрелгән. 100 мең сум күләмендәге бер тапкыр бирелә торган акчалата бүләкне 200 конкурсант алган. Грант тармакның иң яхшы белгечләрен ачыклау һәм аларның һөнәри эшчәнлегенә стимул бирү, сәнәгать һәм финанс-икътисад потенциалын гамәлгә ашыруда шәхес үсешенә этәргеч бирүгә юнәлтелгән. Грантның төп максаты - квалификацияле хезмәткәрләр дәрәҗәсен, алар хезмәте абруен күтәрү, шәхесне һәм авылда сәламәт яшәү рәвешен үстерү нигезендә авыл хуҗалыгы сәнәгатендә югары нәтиҗәләргә ирешү өчен үз эшчәнлеген мотивацияләүне арттыру. Бүләкләр тапшыру тантанасында ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Николай Титов болай дип билгеләп үтте:

-Авыл хуҗалыгы предприятиеләре уңышка күп яктан сезнең тырышлык һәм осталык аркасында ирешә. Сезнең һәркайсыгыз артында профессионаллар командасы тора.

Әлеге плеядада Лаеш районы агросәнәгать комплексы белгечләре дә булу шатлыклы. "Иң яхшы бухгалтер" номинациясендә грантларны "Урта Девятово" ЧҖҖнең баш бухгалтеры Надежда Васильевна Кузьмина; авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең финанс-икътисад бүлеге начальнигы Наталья Юрьевна Рогожина; "Иң яхшы агроном" номинациясендә "Нармонка" АПК ЧҖҖдән Хөсәен Шәүкәт улы Хәсәнов; "Иң яхшы зоотехник" номинациясендә "Урта Девятово" ЧҖҖдән Ирина Дмитриевна Щекотова; "Иң яхшы икътисадчы" номинациясендә "Нармонка" АПК ЧҖҖдән Алмаз Мансур улы Гафуров яулады. Районның авыл хуҗалыгы тармагы белгечләре тарафыннан перспективалы идеяләрнең күбрәк тормышка ашырылуын, ә район һәм Татарстан икътисадының нәтиҗәле, уңышлы, инновацион булуын телисе генә кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район грантлар АПК

2
X