Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Закон кырыс, әмма ул – закон

Оренбург тракты буйлап үткәндә юл буйларында импровизацияләнгән лотоклар күрергә була. Аларда республиканың булдыклы кешеләре балык, гөмбә, җиләк-җимеш, яшелчәләр һәм башкалар белән сәүдә итә. Кешеләрнең үз бюджетларын тулыландырырга теләве аңлашыла, әлбәттә. Әмма шунысы начар: моның белән алар закон бозалар. Административ-техник комиссиянең 2017 елда беренче утырышында сүз шул турыда барды. Монда административ-техник...

Оренбург тракты буйлап үткәндә юл буйларында импровизацияләнгән лотоклар күрергә була. Аларда республиканың булдыклы кешеләре балык, гөмбә, җиләк-җимеш, яшелчәләр һәм башкалар белән сәүдә итә. Кешеләрнең үз бюджетларын тулыландырырга теләве аңлашыла, әлбәттә. Әмма шунысы начар: моның белән алар закон бозалар.

Административ-техник комиссиянең 2017 елда беренче утырышында сүз шул турыда барды. Монда административ-техник инспекция белгечләре тарафыннан тәкъдим ителгән 15 материал карап тикшерелде. Аларның күз уңына эләккән төп бозулар - билгеләнмәгән урында сәүдә итү һәм төзекләндерү кагыйдәләрен бозу.

Имәнкискәдә яшәүче гражданка З. һәм граждан Г. юлдан узып йөрүчеләргә яңа тотылган балык тәкъдим итәләр. Лаеш районын Балык Бистәсеннән күршебез гр. В. да үз иткән - ул шулай ук юл буенда "сәүдә урыны" оештырган. Алар барысы да штрафка тартылды.

Безнең газета реклама урнаштыруны архитектура бүлеге белән яраштыру таләп ителү турында бер генә язмады. Әмма реклама щитларын урнаштыру яки баганаларда, капкаларда, бина фасадларында реклама белдерүләре элүнең законлылыгы планында бозуларны яңадан һәм яңадан теркәргә туры килә.

Усадыда яшәүче гр. С. үзенең танышы үтенече буенча үз йорты фасадына зур булмаган реклама ябыштыра. Ә хәзер комиссия карары буенча штраф түләргә мәҗбүр. Кызганычка каршы, әлеге маддә буенча санкцияләр кисәтүне күздә тотмый. Баганаларда сыра рекламасын урташтырган өчен Лаешта яшәүче гр. Ф. административ җаваплылыкка тартылган.

Атабайлы гражданнар В., Х. һәм М. йорт яны территорияләрен төзелеш материаллары өю урынына әйләндергәннәр. Нәтиҗәдә бу авылдагы Мәктәп урамы зур булмаган чүплекне хәтерләтә башлаган.

Атабайның башка кешеләре дә үзләрен күрсәткән. Мәсәлән, гр. Г. үзенең йорт яны территориясенә карамаган шактый территорияне тимерчыбык койма белән тотып алган. Гражданка Х. үз машинасын яшел зонага, ә гадирәк әйткәндә - газонга куйган.

-Техниканы табигый яшеллеккә кую тыела, - дип аңлатма бирә АТИ начальнигы урынбасары Олег Татьянкин. - Бу кагыйдә ел фасылына бәйсез төстә гамәлдә. Шул ук вакытта автотранспортны тротуарларга кую да тыела. Кызганычка каршы, бу кагыйдә бозыла, бигрәк тә күпквартирлы йортлар ишегалларында. Машина хуҗалары үз "карлыгачлар"ын керү урыннары белән янәшә үк куялар, йортта яшәүчеләргә, башка машина хуҗаларына һәм кар чистарту техникасына комачаулаулары турында уйламыйлар. Якын арада без Лаеш буенча рейд ясарга һәм шәһәрдә бу таләпнең ничек үтәлүен тикшерергә уйлыйбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район