Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Үзара салым булачак

Узган якшәмбедә үткән референдумда авылларда һәм шәһәрләрдә яшәүчеләргә үзара салым булачакмы яки юкмы соравына җавап бирергә кирәк иде. Район өчен үзара салым - яңалык түгел. Авыл хезмәтчәннәренең үзләреннән җыелган акчаларны тоту тәҗрибәсе бар инде. Кайбер авылларда зират коймаларын яхшырттылар, икенчеләрендә авыл юлларын ремонтладылар. Шулай булгач, торак пунктларны төзекләндерүдәге үзгәрешләр бюллетеньдә...

Узган якшәмбедә үткән референдумда авылларда һәм шәһәрләрдә яшәүчеләргә үзара салым булачакмы яки юкмы соравына җавап бирергә кирәк иде.

Район өчен үзара салым - яңалык түгел. Авыл хезмәтчәннәренең үзләреннән җыелган акчаларны тоту тәҗрибәсе бар инде. Кайбер авылларда зират коймаларын яхшырттылар, икенчеләрендә авыл юлларын ремонтладылар. Шулай булгач, торак пунктларны төзекләндерүдәге үзгәрешләр бюллетеньдә куелган сорауга җавап биргәндә уйланырга мәҗбүр итә.

Референдумны башлау өчен кабиналар әзерләнгән, урналар печатьләнгән, комиссия әгъзалары сайлаучыларны каршыларга әзер.

Балалар тернәкләндерү үзәге хезмәткәре Татьяна Садриева бюллетеньне Лаеш техникумында урнашкан участокта сәгать җидедә тутырды.

-Сигезгә эшкә барып җитергә ашыгам, шуңа күрә шулай иртә килдем дә. Референдум - кирәкле нәрсә, кешеләрнең фикерен белергә кирәк, - дип саный Татьяна Васильевна. - Үзара салымны яклап тавыш бирдем. Лаешның тагын да матуррак булуын телим.

Лаеш муниципаль районы матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, район башлыгы Михаил Афанасьев Усадыда урнашкан 1758 нче сайлау участогында тавыш бирде.

-Гражданнарның үзара салымы - ул халыкның җирлекләрдәге әһәмиятле мәсьәләләрне хәл итүдә турыдан-туры катнашуы һәм анда яшәүчеләрнең үз торак пунктлары үсеше өчен уртак җаваплылыгы. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән гражданнардан җыелган һәрбер сумга бюджеттан тагын 4 сум бүлеп бирелә, - дип билгеләп үтте Михаил Афанасьев.

Иң зур активлык көннең беренче яртысында күзәтелде. Мәсәлән, сәгать унга район мәдәният йортында урнашкан сайлау участогында сайлаучыларның 20% тан артыгы, 1769 нчы Урта Девятово участогында 25%ы тавыш бирде.

Гариповларның яшь гаиләсе тавыш бирергә тулы составта килгән: Айнур, Юлия һәм аларның бәләкәче. Ата белән ана Лаеш районы электр челтәрләрендә эшлиләр. Икесе дә алар фикеренә күп нәрсә бәйле дип саный, шуңа күрә читтә кала алмаганнар.

1771 нче Имәнкискә сайлау участогында 493 кеше теркәлгән, көндезге бергә аларның 62%ка якыны тавыш бирде.

"Алтын көз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге бинасында урнашкан тавыш бирү участогында пенсионер Фаил Семенеев беренчеләрдән булып үз фикерен белдерергә ашыкты. Ул тавыш бирү өчен куелган үтә күренмәле урнага бюллетеньне иртәнге сигезенче яртыда салды. Участок комиссиясе рәисе Ольга Башкирова сүзләре буенча, пенсионерлар да, эшләүче кешеләр дә бер үк төстә актив тавыш бирә.

Район буенча гомумән алганда референдумда 25744 кеше катнашкан. Бу 85,41%ны тәшкил итә. Тавыш бирүдә катнашучыларның 85,11%ы үзара салымны яклап тавыш биргән. Шуны әйтергә кирәк, һәр кеше акчаларны үзләштерү барышын контрольдә тотарга хокуклы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район референдум