Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Үзеңне кеше итеп тоясың киләме – башка кешегә ярдәм ит

Хәзер замана яшьләренең нинди булуы турында күп сөйлиләр: өлкәннәргә булышмыйлар, тәмәке тарталар, эчәләр. Әмма күптән түгел генә мин моның киресенә инандым. Валентина Григорьевна Антипова, тыл хезмәтчәне Миңа, тыл хезмәтчәненә, инде 84 яшь. Минем зур булмаган йорт яны участогым бар, яшь барган саен аны эшкәртү авырайганнан-авырая. Быел бик борчылдым, инде берни...

Хәзер замана яшьләренең нинди булуы турында күп сөйлиләр: өлкәннәргә булышмыйлар, тәмәке тарталар, эчәләр. Әмма күптән түгел генә мин моның киресенә инандым.

Валентина Григорьевна Антипова, тыл хезмәтчәне

Миңа, тыл хезмәтчәненә, инде 84 яшь. Минем зур булмаган йорт яны участогым бар, яшь барган саен аны эшкәртү авырайганнан-авырая. Быел бик борчылдым, инде берни дә утыртмам дип уйладым. Лаешның 1 нче гимназиясе волонтерларының шалтыратуы бик урынлы булды. Алар үз ярдәмнәрен тәкъдим иткәч мин гаҗәпләндем һәм, әлбәттә, шатландым.

Минем волонтерлар турында ишеткәнем һәм телевизордан караганым бар. Мин - өлкән яшьтәге кеше, безнең яшьтәгеләр өчен иң мөһиме - игътибар. Ә инде балалар үзләре инициатива күрсәтеп, ни белән ярдәм итә алулары белән кызыксыналар икән, бигрәк тә.

Лаешның 1 нче гимназиясе 10 сыйныф укучылары Катя Культина, Евгения Ефремова, Дина Гальцова, Нина Филиппова, Эльвира Нохратская, Полина Тимофеева һәм Андрей Плескач сыйныф җитәкчеләре Гөлназ Габдрәкыйпова белән миңа бәрәңге утырту өчен участокны казырга булыштылар. Барлык балалар әдәпле, тәртипле һәм хезмәт сөючәннәр.

Бик зур рәхмәт сезгә, балалар!

Валентина Григорьевна Антипова, труженица тыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район волонтеры

2
X