Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Ел төгәлләнә – кышлату башлана

Ел башыннан районда 16 мең тоннага якын - узган елгы белән чагыштырганда 3 мең тоннага күбрәк сөт җитештерелгән. Бүгенге көнгә бу савым көтүнең продуктлылыгын арттыру буенча республикада иң яхшы күрсәткечләрнең берсе - моңа районның авыл хуҗалыгы идарәсендә шулай дип аңлатма бирделәр.

Әлеге адымга терлекчеләр бер ел гына әзерләнмәде. Максатка ирешүдә дәүләт ярдәме чаралары да ышанычлы таяныч булды. Уңыш нигезенең тагын берсе - гаилә фермалары булдыру, алар да сөтне арттырырга мөмкинлек бирә. Җәмәгать фермалары арасында савым буенча "Семиречье" АФ, "Березовка", "Хәерби", "Агро-5" ЧҖҖләр терлекчеләре алда бара. Азык җитештерүчеләр дә ике ел рәттән уңышлы эшләп, фермаларны тупас һәм сусыл азык белән тәэмин итәләр.

"Әле күптән түгел генә мөгезле эре терлек баш санын саклап калу буенча безнең барлык тырышлыкларыбыз да уңышсыз килеп чыга, ә баш санын арттыру турында сүз дә булырга мөмкин түгел иде. Савым көтүне торгызу буенча куелган бурычлар өзелә иде", - диләр тармак белгечләре. Бу елда саклап калу гына түгел, терлекләрнең баш санын арттыру да мөмкин булган. 1 ноябрьгә җәмәгать көтүендәге мөгезле эре терлекнең саны узган елның шул көне белән чагыштырганда 4%ка, шул исәптән сыерларның гомуми баш саны 1%ка арткан. Зооветбелгечләр сүзләре буенча, тармак тотрыклылануның төп күрсәткечләренең берсе - таналар баш саны арту. Терлекчеләр беренче тапкыр таналар санын узган елгы белән чагыштырганда 6% ка арттыруга ирешкәннәр.

Районда ит җитештерү дә арта. Узган елгы дәрәҗәгә 6% өстәмә - бик яхшы күрсәткеч. "Хәерби", "Урта Девятово" ЧҖҖләр, "ВАМИН Татарстан һәм К" КТ терлекчеләре мөгезле эре яшь терлекләрнең уртача тәүлеклек артымын ел дәвамында тотрыклы төстә арттырганнар. Кошчылык тармагы да елны яхшы төгәлли. Үрдәкләр үстерү белән шөгыльләнүче "Рамай" ЧҖҖ уңышлы хуҗалыклар арасында. Алар 925 тонна ит җитештергән.

-Елның азаккы нәтиҗәләре турында сөйләргә иртәрәк әле. Әмма 10 айлык җитештерү күрсәткечләреннән чыгып караганда, терлекчеләрнең аны уңышлы тәмамларга барлык мөмкинлекләре дә бар, - дип исәпли авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Марсель Миндубаев. - Бүген иң мөһиме - алынган темпны киметмәү, савымны һәм артымны саклап калу. Ел азагының кышлату башы икәнен онытырга ярамый.

Сезон арасында фермада эшләү беркайчан да җиңел булмады. Бүген һава шартлары терлекчеләр ягында түгел. Шуңа күрә мин җитәкчеләрдән, зооветбелгечләрдән терлекчеләргә карата игътибарлы булуларын үтенер идем. Хезмәт хакын үз вакытында түләү, мораль һәм матди бүләкләү, махсус киемнәр белән тәэмин итү, яхшы эш шартлары тудыру уңышның нигезен тәшкил итә. Терлекчелек корылмалары үз вакытында ремонтланган, азык җитәрлек. Терлекчеләр сынатмас һәм елның уңышлы төгәлләнүе терлекләр кышлатуның лаеклы башлануы булыр дип өметләнәм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фермы зимовка готовность