Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Үзәк район хастаханәсен капиталь ремонтлау дәвам итәчәк

Соңгы вакытта районда сәламәтлек саклауны үстерүгә аерым игътибар бирелә. 2012 елда сәламәтлек саклауны яңарту программасы буенча үзәк район хастаханәсенең кабул итү-диагностика бүлеген төзүгә 5,5 миллион сум акча бүлеп бирелде. Тагын 50 миллион сум - хастаханәгә капиталь ремонт ясау өчен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан. Әлеге акчаларга дәвалау корпусына һәм поликлиникага...

Соңгы вакытта районда сәламәтлек саклауны үстерүгә аерым игътибар бирелә. 2012 елда сәламәтлек саклауны яңарту программасы буенча үзәк район хастаханәсенең кабул итү-диагностика бүлеген төзүгә 5,5 миллион сум акча бүлеп бирелде. Тагын 50 миллион сум - хастаханәгә капиталь ремонт ясау өчен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан. Әлеге акчаларга дәвалау корпусына һәм поликлиникага ремонт ясалды. Ә ашыгыч ярдәм бүлеге белән кушылган кабул итү-диагностика бүлегендә кирәк булса кан анализы бирергә, рентгенга төшәргә, УЗИ тикшерүе үтәргә мөмкин. Шул ук программа кысаларында хастаханәгә УЗИ һәм ЭКГ үткәрү аппаратлары, эхоэнцефалограф, яңа рентген аппараты, клиник лаборатория өчен җиһазлар алынды.

Районда сәламәтлек саклау үсеше турында үзәк район хастаханәсе баш табибы Елена Коробова сөйли.

-Татарстанда "юл картасы" кертелде, аның буенча Лаеш хастаханәсе республика клиник хастаханәсенә беркетелгән. Бу, мәсәлән, кискен миокард инфаркты булган яки мидә кан әйләнеше бозылган авыруларны беренче алты сәгать эчендә РКБга җибәрү мөмкинлеге бирә. Әгәр бик авыр очрак һәм авыруны кузгатырга ярамый икән, РКБ бригадасы районга чакырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишево