Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кем юллар сала, шул киләчәкне дә төзи

Узган ялларда юл хуҗалыгы хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан котлаулар кабул иттеләр. Юл хуҗалыгы хезмәткәрләре эшчәнлегенең үзгәреш чоры нәкъ менә шушы көзге көннәргә туры килү символик мәгънәгә ия. Җәйге шартларда эшләү төгәлләнә һәм яңа этап старт ала - салкында, буранда эшләү. -Бу теориядә шулай. Ә практикада еш кына барлык төр эшләрне...

Узган ялларда юл хуҗалыгы хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан котлаулар кабул иттеләр.

Юл хуҗалыгы хезмәткәрләре эшчәнлегенең үзгәреш чоры нәкъ менә шушы көзге көннәргә туры килү символик мәгънәгә ия. Җәйге шартларда эшләү төгәлләнә һәм яңа этап старт ала - салкында, буранда эшләү.

-Бу теориядә шулай. Ә практикада еш кына барлык төр эшләрне дә башкарырга туры килә. Кышка озак калмаганлыгы турында беренче хәбәр октябрь башында ук булды. Әмма ул чакта яуган кар һәм юллардагы бозлавык көтелмәгән хәл булмады. Барысы да профессиональ төстә эшләнде. Һава шартлары начар булуның тискәре нәтиҗәләрен булдырмый кала алдык, - дип эшләр торышы белән таныштыра Чирпы юл участогы начальнигы Марат Галимов. - Безнең коллектив Россия һәм республика әһәмиятендәге 200 километрдан артык юлга хезмәт күрсәтә. Минем хезмәттәшләрем һәм шәхсән үзем өчен Юл хуҗалыгы хезмәткәре көне - ул эшләнгән эшебезгә нәтиҗә ясау һәм киләчәккә планнар билгеләү өчен тагын бер сәбәп.

Гадәттәгечә, үзләренең һөнәри бәйрәмнәренә юл хезмәткәрләре коллективы иң катлаулы һәм җаваплы бурычларны төгәлли. Бу сезонда да кыска срокларда Лаешка килү юлында эшләрне төгәлләделәр: барлык су үткәргеч торбаларны алыштырдылар, урыны белән яңа юл капламы җәйделәр. Бу көздә юл хуҗалыгы хезмәткәрләрен Кызыл Ил авылында җылы сүз белән искә алалар. Монда сезонара чорда машина белән керү мөмкин түгел иде. Бүген хәл тамырдан үзгәрде һәм хәзер монда теләсә нинди һава шартларында да килергә була.

Юл хезмәткәрләре эшенә Емельяновода яшәүчеләр дә өмет белән карый, анда күптән түгел үзәк урамда яңа юл капламы сала башлаганнар.

Параллель төстә кышкы шартларда эшләүгә әзерлек темп ала. Бозлавыкка каршы чаралар запасы булдырыла, техника ремонтлана. Һава шартлары начарлану очрагында оператив эш итү өчен коллектив алдан ук тәүлек әйләнәсе эшләү режимына күчте. Юл хезмәткәрләренең төп бурычы - юлларда бозлавык, кар көртләре кебек табигать факторларына үз вакытында җавап бирү, чөнки алар еш кына трассадагы фаҗигаләр сәбәбе булалар. Моның өчен һәрчак, теләсә кайсы минутта, төнлә дә, көндез дә тулы сугышчан әзерлектә булырга туры килә. Юл хезмәте эшенең үзенчәлеге катлаулыларның берсе һәм сәламәтлек, хәтта тормыш өчен куркыныч. Шунлыктан монда үз эшләренә бирелгән кешеләр эшли.

Юлларга озак еллар, хәтта пенсия яшенә җиткәч тә, хезмәт итүче кешеләр лаеклы ялга ашыкмыйлар. Юл хезмәткәрләре коллективында Николай Суханов, Виктор Тихонов, Равил Гарипов, Фәнис Хафизов, Владимир Чебурышкин, Николай Медведев зур хөрмәт казанган. Участок җитәкчесе Марат Галимов та бу өлкәдә 20 елдан артык хезмәт куя. Ул карьерасын мастер булып башлаган, прораб булып эшләгән. Бүген Марат Илдар улы - республика участокларының иң яхшы җитәкчеләренең берсе. Һөнәри бәйрәм уңаеннан аның намуслы, мактауга лаек хезмәте ТР юл хуҗалыгы министрлыгы Рәхмәте белән билгеләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишево дорожники