Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Лаешлылар үз якташларын хәтерлиләр

​​​​​​​Хәтер һәм Кайгы көнендә Лаешта булган митингта Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны бер минут тын калып искә алдылар.

Шәһәр оешмалары, предприятиеләр һәм учреждениеләре вәкилләре мәңгелек ут мемориалына һәм тыл хезмәтчәннәре һәйкәленә чәчәкләр куйдылар.

Ватаныбыз тарихында беркайчан онытылмый торган, кешеләр хәтерендә мәңге саклана торган вакыйгалар бар, ә вакыт аларның әһәмиятен арттыра гына. Без ел саен Бөек Ватан сугышы башланган вакытны искә алабыз. 22 июнь бар дөньяда миллионнарча кешенең язмышын җимергән дата – Бөек Ватан сугышының озакка сузылган 1418 көне шуннан башлана. Уйлап карагыз: 27 миллион һәлак булучы... 27 миллион исем...

Лаеш Җиңү паркында мәңгелек ут янында яшь армиячеләрнең мактаулы каравылы. Трибуна янәшәсендә район җитәчеләре һәм район активы. Хәтер һәм Кайгы көненә багышланган митингны район хәрби комиссары Александр Афанасьев ачты һәм сүзне район башлыгы Илдус Зариповка бирде.

Сугышка киткән 15422 якташыбызның 11355е яу кырында ятып калган. Алар Туган илебез азатлыгы өчен батырлык һәм  кыюлык күрсәттеләр, үз гомерләре бәрабәренә Ватаныбызны саклап калдылар.

-Безнең бурыч - бу бөек батырлык турында онытмау, сугышларда һәлак булганнарны искә алу, ул дәһшәтле һәм кыен елларда Туган илебезне саклаучыларны зурлау, - дип басым ясады район җитәкчесе. Илебез азатлыгын саклаучыларны, илебезне, шәһәрләр һәм авылларны азат итүчеләрне, Җирдә тыныч тормыш өчен гомерләрен бирүчеләрне җыелучылар бер минут тын калып искә алдылар. Рәхмәтле буын – Лаеш районында яшәүчеләр мәңгелек ут һәм тыл хезмәтчәннәре һәйкәленә чәчәкләр куйдылар.

-Сугыш турында хатирә онытырлык түгел. Без яу кырында сугышканнарны һәм тылда җиңү өчен тырышканнарны, фронт госпитальләрендә сугышчыларыбызны үлемнән алып калганнарны һәрчак истә тотарбыз, - дип мөрәҗәгать итте  районның сугыш һәм хезмәт ветераннары советы рәисе Лидия Грабалина.

Чик буе авиациясе ветераны, запастагы подполковник Владимир Кузьмин сугышка мәктәпне тәмамлаган 18 яшьлек малайлар китүен әйтеп үтте.

-Бүген аларның кайберләре 90 яшь тулуны билгеләп үтәр иде, әмма ул егетләрнең күбесе яу кырында ятып калды. Хәзер герой-якташларыбызның оныкчыклары алардан Туган илгә тугры һәм нык булырга өйрәнәләр, - дип әйтеп үтте Владимир Юрьевич.

Тормыш – бу иң кыйммәтле бүләк һәм беркемнең дә аны өзәргә хакы юк. Без Бөек Ватан сугышы фронтларында халкыбызны саклаган һәм балаларның тавышы бәхетле көлүләр белән яңгырасын өчен барын эшләгәннәрне хәтеребездә мәңге сакларбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаешлылар үз якташларын хәтерлиләр