Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Александр Афанасьев: "Язгы чакырылыш планы 115 %ка үтәлде»

Атна саен үткәрелүче киңәшмәдә авыл хуҗалыгы санын алу, язгы чакырылыш кампаниясе, «Кама диңгезе» пляжы эше, социаль челтәрләр аша район халкының мөрәҗәгатьләре һәм Державино авыл җирлеге эше турында фикер алыштылар.

"Эшлекле дүшәмбе" район башлыгы Илдус Зарипов җитәкчелегендә узды. Беренче булып Лаеш районы хәрби комиссары Александр Афанасьев (фотода) чыгыш ясады. Ул шактый уңышлы узган язгы чакырылыш саннарын яңгыратты – илнең Кораллы көчләре сафларын план буенча бирелгәннән бишкә күбрәк призывник тулыландырган.

Авыл хуҗалыгы исәбен алуга әзерлек турында Казан шәһәре (Лаеш шәһәре) дәүләт статистикасы бүлегенең баш белгече Гөлнара Карсалова сөйләде. Аның сүзләренә караганда, җиде инструкторлык участогында 42 исәпкә алучы эшләячәк. Авыл хуҗалыгы оешмаларының барлык категориясе халык санын алу объектлары булачак, аларның саны 19646.

Район Советының оештыру бүлеге баш белгече Айгөл Әмирова муниципалитетларның социаль челтәрләре аша район халкының мөрәҗәгатьләре буенча мәгълүматны яктыртты. Нигездә, авыл халкын юлларның торышы, су булмау, каты көнкүреш калдыкларын чыгару, контейнер мәйданчыклары җиһазлары һәм район торак пунктларын төзекләндерү проблемалары борчый.

Лаеш шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Виктор Арефьев «Кама диңгезе» пляжында эшне оештыру турында сөйләде. Спикер сүзләренә караганда, эссе көннәрдә Лаеш шәһәрендәге пляжга 10 меңгә якын кеше йөри, бу өстәмә душ кабиналары, бәдрәфләр урнаштыруны күздә тота. Ял итүчеләр өчен автомобильләр кую урыны оештыру мәсьәләсе хәл итүне таләп итә. Шулай ук яңгыр канализациясе дә кирәк. Әле язгы ташу һәм кар эрегән вакытта ук Камага зур күләмдә ком юыла, аны тулыландырырга кирәк. Яңгыраган сораулар контрольгә алынды.

Йомгаклау доклады Державино авыл җирлеге башлыгы Исламия Камалиеваның чыгышы булды. Ул җирлектә 2021 елның алты аенда башкарылган эшләр турында сөйләде. Мөселман зираты коймаларын урнаштыру буенча эшләр тәмамланган һәм 29 урам яктырткычы энергия саклый торган лампаларга алыштырылган. Хәзерге вакытта җирлектә яңа балалар бакчасы төзелә, су төбе катламнарын алу эшләре буенча җирле буаны чистарту эшләре алып барыла, Могҗиза тудыручы Николай чиркәвен реконструкцияләү бара.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев