Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Өченче урынга чыккан

Әдәбият елы уңаеннан Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты һәм Татарстан Язучылар берлеге игълан иткән конкурста якташыбыз Гәүһәрия Вәлиуллина өченче урын алды. Ул "Татар хатын-кызларының тормыштагы образы" темасына бәйгедә үзенең өч буын әбиләре язмышын сурәтләгән "Буыннар чылбыры" очеркы белән катнашкан. Аңа Рәхмәт хаты тапшырганнар һәм саф татар районнарында гына түгел, ә...

Әдәбият елы уңаеннан Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты һәм Татарстан Язучылар берлеге игълан иткән конкурста якташыбыз Гәүһәрия Вәлиуллина өченче урын алды.

Ул "Татар хатын-кызларының тормыштагы образы" темасына бәйгедә үзенең өч буын әбиләре язмышын сурәтләгән "Буыннар чылбыры" очеркы белән катнашкан. Аңа Рәхмәт хаты тапшырганнар һәм саф татар районнарында гына түгел, ә Лаеш районында да шундый иҗади шәхесләр яшәве белән котлаганнар.

Конкурсны оештыручылар буларак ТР Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев, "Ак калфак" Бөтентатар хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова, "Сөембикә" журналының баш мөхәррире Ләйсән Юнысова чыгыш ясаган.

Бәйгедә Татарстанның 24 районыннан, шулай ук Пенза, Әстерхан, Курган өлкәләрендә яшәп иҗат итүчеләрдән килгән 225 кулъязма катнашкан. Жюри составына оештыручылардан тыш күренекле язучыларыбыз Нәбирә Гыйматдинова, Зиннур Мансуров, Вакыйф Нуриев һәм газета-журнал җитәкчеләре кергән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев