Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Державин шигърияте такыясы

Данлыклы якташыбыз Гавриил Романович Державинның тууына 272 ел тулуга багышланган шигърият бәйрәме, Бөтенроссия шигърият фестивале 14 июльдә берничә мәйданчыкта үтте: Казан шәһәренең Лядский бакчасындөа Г.Р.Державин һәйкәле янында һәм Лаешта Державин мәйданында. Фестивальне оештыручылар- Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы, Язучылар берлеге, Лаеш муниципаль районы, республиканың милли музее - зур программа әзерләгән. Анда...

Данлыклы якташыбыз Гавриил Романович Державинның тууына 272 ел тулуга багышланган шигърият бәйрәме, Бөтенроссия шигърият фестивале 14 июльдә берничә мәйданчыкта үтте: Казан шәһәренең Лядский бакчасындөа Г.Р.Державин һәйкәле янында һәм Лаешта Державин мәйданында.

Фестивальне оештыручылар- Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы, Язучылар берлеге, Лаеш муниципаль районы, республиканың милли музее - зур программа әзерләгән. Анда Лаеш районының Державин белән бәйле урыннарына экскурсияләр, Лаеш ягы музеена экскурсия, ТР Хөкүмәте, Язучылар берлеге әгъзалары чыгышлары, танылган шагыйрьләр һәм бардлар, Казан театрлары артистлары һәм шигърият сөюче яшьләр чыгышлары кертелгән.

Гадәт буенча Лаешта шигъри бәйрәм безнең бөек якташыбыз, танылган дәүләт эшлеклесе, мәгърифәтче, Ватанның тугры улы, данлыклы шагыйрь һәйкәленә чәчәкләр салу белән башланды.

Бәйрәмнең күпсанлы кунаклары алдында театральләштерелгән тамашада импровизацияләнгән сәхнәдә ике элекке гимназист, курсташлар, яшьтәшләре, иҗади эшчәнлекләре безнең як белән тыгыз бәйләнгән Сергей Тимофеевич Аксаков һәм Гавриил Романович Державин "очрашты". Аларның ролен Казанның яшь тамашачы театры артистлары башкарды. Ике каурый остасы үз әсәрләрен укыды, шуның белән тамашачыларның алкышларына күмелде. 10 ел эчендә үз статусын Державин укучыларыннан Бөтенроссия шигъри фестивале дәрәҗәсенә кадәр күтәргән бәйрәм дәвам итте.

Кунакчыл Лаеш ягы кешеләре исеменнән кунакларны Лаеш муниципаль район башлыгы урынбасары Андрей Карсалов сәламләде. Ул бар җәмәгатьчелек өчен фестивальнең әһәмияте үсүен, яшьләрне патриотик яктан тәрбияләүдә аның мөһим ролен, мәдәни һәм әдәбит мираска керткән өлешен, рус әдәбиятының төп традицияләрен дәвам итүен, туган телне пропагандалавын һәм популярлаштыруын билгеләде.

Әдәбият елында район җитәкчелегенең истәлекле урыннарын саклау, музейлар, яңа экспозицияләр ачу, мондый бәйрәмнәр оештыру буенча нинди зур эш башкаруын әйтеп китү урынлы булыр.

Аннан соң Державин премиясе лауреатларын бүләкләү булды. Сүз уңаеннан бүгенгә алар 23 исәпләнә. Бүген алар санын Россия язучылар берлеге әгъзасы Михаил Дадашев, шагыйрь һәм язучы Марсель Галиев, тәрҗемәче Гәүһәрия Хәсәнова тулыландырды. 2015 елгы Державин премиясе лауреатларына дипломнарны ТР мәдәният министры урынбасары Светлана Персова тапшырды.

Лауреатларны ТР язучылар берлеге рәисе Ридис Корбанов сәламләде:

-Бөекякташыбыз рухы безнең янда. Аның шигырьләре илебезнең күп телләрендә яңгырасын.

Шагырьнең искиткеч көе бар бәйрәм дәвамында яңгырады. Шулай ук Гавриил Державин шигырьләренә язылган җырлар һәм романслар да башкарылды. Бард җырының Халыкара Грушино форумы призеры Ольга Кузьмичева -Дробышева башкаруында "Нике" романсы фестивальнең чын ачышы булды.

"Старик Державин нас заметил" конкурсында катнашкан балаларны бүләкләү тантанасын Лаеш үзәк китапханә директоры Любовь Кузьмина үткәрде. Лаеш укучылары танылган кунакларны үзләренең шигъри юмары белән таныштырды. Тамашачылар аларга алкышлар белән көч биреп тордылар.

Фестиваль барышында республикабыз шагыйрьләре, опера театры һәм филармония артистлары чыгыш ясады. "Ирекле микрофон", классик музыка һәм шигырьләр хәзерге шагыйрьләрдән Державинга шигъри такыя булды.

Фестивальне төгәлләгәндә ТР мәдәният министры урынбасары Светлана Персова болай диде:

-Тел, мәдәният, әдәбият баркайчан бетмәячәк. Барлык иҗат кешеләренә - илһам

ә Татарстан Республикасына - иминлек һәм чәчәк ату!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишево