Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Җәмгыять аларга иң кадерлене – үз балаларын ышанып тапшыра

Бүген - тәрбиячеләр һәм мәктәпкәчә учреждениеләр хезмәткәрләре көне.

Бу датаның сайлануы очраклы түгел. Россиядә беренче балалар бакчасы 1863 елның 27 сентябрендә ачыла. 150 ел элек аңа Аделаида Семеновна Симонович һәм аның ире нигез сала. Бу тәҗрибә уңышлы була һәм хәзер мәктәпкәчә белем бирү бала тормышында мөһим этап булып тора. Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре балаларны үстерәләр, аларның сәләтләрен ачуда ярдәм итәләр, мәктәптә укуга әзерлиләр, үз үзләрен тотарга, әдәп кагыйдәләренә өйрәтәләр. Тәрбияче эше - иң катлаулыларның берсе. Балаларны ярату һәм һөнәрләренә тугры булу гына балалар бакчалары хезмәткәрләренә бәләкәчләр өчен шатлыклы һәм үзенә җәлеп итүче атмосфера тудыру мөмкинлеге бирә.

Безнең районда 22 балалар бакчасы, аларда 300 дән артык кеше эшли. Бу учреждениеләргә 1538 бала йөри. Шул ук вакытта өч яшькә кадәрге балаларны бакчага урнаштыру чираты үсә. Бүгенге көндә 563 бала чират көтә. Тәрбиячеләр аларны алырлар иде дә, урын юк. Балалар бакчаларында урыннарны арттыру - районда мәктәпкәчә белем бирүне үстерүнең төп юнәлешләренең берсе. Быелның февралендә Габишевода 24 урынга өстәмә төркем ачылды. Яңа уку елында Рождественода 35 урынлы һәм Комлы Ковалида 140 урынлы балалар бакчалары ишекләрен ачты. өч яшьтән зуррак балаларның барысы да быелның сентябреннән мәктәпкәчә тәрбия бирү учреждениеләрендә. Шул ук вакытта яңа туган баладан өч яшькәчә балаларның бакчага чираты арта.

Мәктәпкәчә белем бирү - ул балаларны тәрбияли, өйрәтә һәм үстерә торган тулы бер система. Татарстан - күп милләтле республика, шуңа күрә милли юнәлешкә зур игътибар бирелә. Районда бу өлкәдә яхшы нәтиҗәләргә ирешкән балалар учреждениеләре бар. Мәсәлән, узган ел Габишевоның "Одуванчик" балалар бакчасы (мөдире Евгения Макеева) "Иң яхшы билингваль балалар бакчасы" (берьюлы ике телне дә актив өйрәтү практикасы кулланыла) Республика конкурсы нәтиҗәләре буенча бер миллион сумлык грант җиңүчесе булды. Нармонканың "Солнышко" балалар бакчасы коллективы эш тәҗрибәсе дә игътибарга лаек. Ул "Ел балалар бакчасы" конкурсының республика этабында уңышлы катнашты. 2013 ел мөдире итеп Олы Кабанның "Ладушки" балалар бакчасы җитәкчесе Марина Наумова танылды. Лаешның "Бәхетле бәләкәч"ендә шәхес үстерүгә басым ясыйлар. Монда тәрбиячеләр әти-әниләр белән актив хезмәттәшлек итә. Һәрбер мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе турында күп нәрсә сөйләргә була. Аларның һәркайсының үз үзенчәлеге, үз алдынгылары бар.

Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре хезмәткәрләрен һөнәри сыйфатларының җан җылысы, сизгерлек, эчкерсезлек белән үрелүе аерып куя. Алар бу көннәрдә үз адресларына күп кенә яхшы һәм ихлас күңелдән чыккан сүзләр ишетерләр. Чөнки һөнәри бәйрәм - җәмгыять үзенең иң кадерле һәм кыйммәтле нәрсәсен - балаларын ышанып тапшырган кешеләргә тагын бер кат рәхмәт әйтү өчен яхшы сәбәп.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: праздник дата итоги

2
X