Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Эстафетада җиңелгәннәр булмады

Узган шимбәдә Лаешта районның уку йортлары арасында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 71 еллыгына багышланган җиңел атлетика эстафетасы үтте. Май өчен гадәти булган спорт чарасы районның 16 мәктәбеннән һәм Лаеш техникумыннан 300гә якын мәктәп укучысын һәм студентны җыйды. Ярыш башланыр алдыннан яшь спортчыларны яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Айнур...

Узган шимбәдә Лаешта районның уку йортлары арасында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 71 еллыгына багышланган җиңел атлетика эстафетасы үтте.

Май өчен гадәти булган спорт чарасы районның 16 мәктәбеннән һәм Лаеш техникумыннан 300гә якын мәктәп укучысын һәм студентны җыйды. Ярыш башланыр алдыннан яшь спортчыларны яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Айнур Шаһивәлиев сәламләде. Ул ярыш нәтиҗәләре буенча иң көчле спортчыларның медальләр һәм акчалата бүләкләр белән билгеләнәчәген хәбәр итте. Яшьләрнең кәефе яхшы иде, әмма бу көнне җиңел җиңүгә исәп итәргә туры килмәде. Ярыш эстафетада катнашучылар өчен җитди сынау булды. Йөгерүчеләргә стартта һәм финишта аеруча кыен булды, чөнки монда дистанциянең иң катлаулы участокларын үтәргә туры килде. Каршыга исүче җил дә ярышта катнашучылар яклы түгел иде. Ләкин спорт ул шуңа да спорт инде, монда иң көчлеләр җиңә.

Эстафетада катнашучылар арасында җиңүчеләр һәм призерлар сигез яшь төркемендә билгеләнде. Күпләр өчен җан атарга әти-әниләре, дуслары, сыйныфташлары килгән. Мәсәлән, алтынчы сыйныф укучысы Инга Комарованы яклаучы төркемдә аның әнисе бар иде.

-Безнең гаилә спорт гаиләсе. Шуңа күрә районда физкультура һәм спорт белән шөгыльләнү өчен күп нәрсә эшләнүгә шатмын. Бүгенге чара үсеп килүче буын сәламәтлеген ныгытуга юнәлтелгән. Дөрес, киләчәктә оештыручыларның патриотик тәрбия бирү ролен дә киметмәүләрен телисе килә. Миңа, һәм минем фикеремчә, монда җыелганнарның күбесенә тантаналылык җитеп бетмәде. Командаларны төгәл итеп тезмәделәр, Россия һәм Татарстан гимннары яңгырамады. Истәлекле датага багышланган эстафетаны бу бизәр генә иде, - дип күпләрнең фикерен белдерде Светлана Комарова.

Җиңүчеләргә һәм призерларга лаеклы бүләкләрен район башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Фадеев тапшырды. Столбище урта мәктәбе укучылары үзләре белән барыннан да күп бүләкләр комплектлары алып киттеләр. Лаешның 2 нче мәктәбе һәм Кече Елга мәктәбенең яшь спортчылары да яхшы нәтиҗәләр күрсәтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район эстафета

2
X