Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Физкультурачы канәгать булыр!

Үткән шимбәдә Лаешның 2 нче спорт мәйданчыгында Бөтенроссия физкультурачылар көненә бапгышланган урам баскетболы буенча ярышлар булды. Иртәдән үк җитди ярышларга әзерлек баруы сизелде, уенчылар ашыкмый гына киенү бүлмәсенә юл алды. Сәгать 11 тулганда ярышларның баш хөкемдары Александр Рыжов үз янына капитаннарны чакырды. Жирәбә салу, дусларча кул кысышу һәм старт бирелде....

Үткән шимбәдә Лаешның 2 нче спорт мәйданчыгында Бөтенроссия физкультурачылар көненә бапгышланган урам баскетболы буенча ярышлар булды.

Иртәдән үк җитди ярышларга әзерлек баруы сизелде, уенчылар ашыкмый гына киенү бүлмәсенә юл алды. Сәгать 11 тулганда ярышларның баш хөкемдары Александр Рыжов үз янына капитаннарны чакырды. Жирәбә салу, дусларча кул кысышу һәм старт бирелде.

Мәйданга беренче булып 16 яшькәчә үсмерләр чыкты. Старт матчында "Министрлар" һәм "Майами" командалары очрашты. Киеренке көрәштә 6:4 исәбе белән "Министрлар" җиңде, үз үлчәү категорияләрендә алар триумфаторлар булды. Икенче урында "Үгезләр" яки алар үзләрен "BuIis" дип атыйлар. "Ласточка" командасы уенчылары өченче урында.

Көрәшкә кызлар да кушыла. Бу категориядә бары ике команда көч сынашты. "Брико" кызларында уен практикасы җитмәү сизелде. "18+" уенчылар беренче минутларда матчка югары темп биреп эшне җиңүгә җиткерделәр һәм Габишево авыл җирлеге исәбенә икенче мәртәбә беренче урын китерделәр Ярышлар программасын "яшьтән өлкән ир-егетләр" категориясе матчы төгәлләде. Менә монда көрәш киеренке дә, кызыклы да булды. Командалар һәр туп һәр ыргыту өчен көрәште ә җиңүдә өстенлек күп булмады. Шактый кыен юл үтеп финалга "Начар егетләр" һәм "Беспалов һәм Ко" командалары чыкты. Матч башында ук Олег Беспалов төгәл ыргытып "Начар егетләрне" артка этәрде. Алар үзләрен тиз арада кулга алдылар. Очрашу язмышын "Беспалов һәм Ко" командасының бер төз ыргытуы хәл итте. Лаешның баскетбол ветераннары ярышларның алтын медален яулады. "Начар егетләр" дә үз уеннарыннан канәгать була алалар: мондый көрәштә икенче урын да әйбәт "Кристалы" уенчылары өченче булды.

Ярышларны ябканда яшьләр эшләре спорт һәм туристлык бүлеге начальнигы Андрей Карсалов катнашучыларга мөрәҗәгать итте. Ул урам баскетболын спортның уңайлы төрләренең берсе дип атады һәм киләчәктә дә аны популярлаштыруга юнәлтелгән чаралар үткәрергә вәгъдә бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев