Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Иске аптека өй туен бәйрәм итте

Лаеш районының Горький урамында урнашкан 37 нче үзәк район аптекасы яңа урында теркәлде. Тантаналы төстә ачу җомга,11 март көнне булды. Лаеш үзәк район хастаханәсе янәшәсендә заманча таләпләрне искә алып төзелгән яңа аптека бинасы урнашкан. Аның тоткалары булган киң баскычлары, килүчеләр өчен уңайлы булсынга пандусы бар. Бәйрәмчә бизәлгән аптека өй туена...

Лаеш районының Горький урамында урнашкан 37 нче үзәк район аптекасы яңа урында теркәлде. Тантаналы төстә ачу җомга,11 март көнне булды.

Лаеш үзәк район хастаханәсе янәшәсендә заманча таләпләрне искә алып төзелгән яңа аптека бинасы урнашкан. Аның тоткалары булган киң баскычлары, килүчеләр өчен уңайлы булсынга пандусы бар.

Бәйрәмчә бизәлгән аптека өй туена шәһәрдә яшәүчеләрне, ветераннар һәм кунакларны җыйган. Рәсми тантананы Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев ачты:

-Яңа аптека сафка басу белән без халыкның яшәеш сыйфатын һәм шәһәребез йөзен яхшыртабыз. Жәмгыятьнең тотрыклылыгы ныгуга да тәэсире бар. Машиналар кую өчен урыны булган уңайлы урнашуы да сәламәтлек саклау өлкәсенең яңа объектына өстенлек өсти.

"Таттехмедфарм" ДУП генераль директоры Олег Әкбәров җиңел булмаган икътисади шартларда яңа объект ачылуның әһәмиятенә басым ясады. Район халкы өчен аның кирәклеген һәм хәтта зарурлыгын әйтеп ул Мактау грамоталары тапшыруга күчте. Күп еллар намуслы хезмәтләре өчен аптека мөдире Илдар Абдуллаев һәм аның урынбасарлары Ландыш Мөхәммәтшина һәм Диләрә Вәлитова бүләккә лаек булды.

Йомгаклап район башлыгы ачылган аптеканың номеры җәмгыятьтә уңай булган 36,6° ка якын булуын әйтеп үтте.

Гадәттәге символик кызыл тасманы кискәч аптека мөдире һәм Лаеш үзәк район хастаханәсе баш табибы Елена Коробова озатуында кунаклар яңа бинага экскурсия ясадылар.

Иркен якты яңа витриналар ялт итеп торган холл килүчеләрне сәламләде. Дару препаратларының күплегеннән күзләр камаша. Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркәева аптека витринасында "Татарстанда эшләнгән" дигән язуны күреп гаҗәпләнде.

-Беренче тапкыр мондый язуны күрәм-яхшы уйланган, эшкә алырга кирәк,-дип елмайды Фәридә Фатыйховна.

Җәмгыятьнең төп бурычларының берсе - гражданнар сәламәтлеге турында кайгырту. Яңа аптека бинасының район хастаханәсе янында урнашуы халыкка дарулар белән ярдәм итүне яхшыртыр һәм җиңеләйтер, шул исәптән гражданнарның ташламалардан файдаланучы катлавына да.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев