Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Каравон-2012: әзерлек кыза

Узган ел "Каравон" Татарстаннан һәм Россия төбәкләреннән 120 дән артык фольклор, вокаль һәм этнографик коллективны җыйды. 20 нче фестивальнең дә масштаблары шуннан ким булмаячагы аңлашыла.

Бәйрәмгә Татарстан президенты, Мәскәүдән Россия халык иҗаты дәүләт йорты вәкилләре һәм башка рәсми затлар килүе көтелә.

Бәйрәм гадәттәгечә кунакларны каршы алу һәм "Авыл йорты", "Осталар шәһәрчеге" комплексларын карау белән башланачак. Декоратив - гамәли сәнгатьнең һәм халык һөнәрчелегенең 145 кә якын остасы төрле техника: тал чыбыгыннан үрү, челтәр бәйләү, сәйлән белән чигү, балчыктан әйберләр ясау, агачны уеп ясау, флористика, рәсем сәнгате, тимерчелек һәм башкаларны кулланып башкарылган эшләнмәләрен тәкъдим итәчәк.

Фестивальнең рәсми өлешен театральләштерелгән кереш өлеш ачачак, анда Татарстан шәһәрләреннән республика, Росс-ия һәм халыкара конкурсларда берничә мәртәбә җиңүче булган һөнәри хореографик коллективлар катнашачак. Төп сәхнәдә иң яхшы фольклор коллективлар һәм Санкт-Петербургтан Россиянең популяр "Иван Купала" төркеме чыгыш ясаячак. Бер үк вакытта тагын өч сәхнә мәйданчыгы эшләячәк. Узган елдагы кебек, мәйданчыклардагы вакыйгаларны зур мультимедиа экраннан күзәтергә мөмкин булачак. Фестиваль гадәттәге әйлән-бәйлән аланында гомуми әйлән-бәйлән белән төгәлләнәчәк.

Каравон барышын яктыртуга басма ММЧ журналистлары, "Яңа Гасыр", "Татарстан" ДТРК телеканаллары, интернет-басмалар, радиоканаллар җәлеп ителгән. Юбилей датасы белән бәйле рәвештә бәйрәмне беренче каналда "Играй, гармонь", тапшыруында күрсәтү өчен төшерү планлаштырыла. Быел Каравон музеенда яңа "Каравон - һәммә нәрсәнең башлангычы" экспозициясе тәкъдим ителәчәк.

Инде хәбәр ителгәнчә, юбилей фестивальгә февральдән үк әзерләнә башладылар. Бүгенге көндә фольклор коллективларына чакырулар җибәрелгән, атрибутлар эшләнгән, басма һәм сувенир продукция әзерләнгән, хезмәт күр-сәтүчеләр белән киле-шүләр төзелгән, Казаннан һәм Лаештан килүче кунаклар өчен автобуслар хәрәкәте графигы төзелгән. "Каравон: үткәне, бүгенгесе, киләчәге" фильмын эшләү төгәлләнү этабында. Никольскийда чатырлар, павильоннар һәм палаткалар урнаштырыла. Авылны төзекләндерү буенча актив эш алып барыла.

Күп нәрсә эшләнгән, әмма эшлисе эшләр дә күп әле. Каравонны оештыруга катнашы булган җаваплы затларның эшләре никадәр тыгыз булу мәдәният бүлеге начальнигы Маргарита Сәхбетдинова белән кыска әңгәмә вакытында да күренде: аңа әледән-әле телефоннан шалтыратуларга җавап бирергә, килүчеләрне тыңларга һәм тиз арада хәл ителүне көткән "әзерлек" мәсьәләләрен чишәргә туры килде. Бер сүз белән әйткәндә, егерменче - юбилей бәйрәм югары дәрәҗәдә үтсен өчен барысы да эшләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фестиваль дата Каравон