Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кәләш искиткеч чибәр, ә кияү – күз камашырлык яшь

Яшьләрнең никах теркәүләре шәһәрнең туган көненә һәм юбилеена яхшы бүләк - ә туйлар өчен август ае бик тә кулай. Агымдагы елның сентябрендә билгеләп үтеләчәк Лаешның ун еллыгы алдыннан шундый тантаналарның берсе үткән җомгада шәһәрнең иң матур мәйданында - РУЭС каршында булды. Өстәвенә, соңгы ун елда бу никахларын Лаеш район башкарма...

Яшьләрнең никах теркәүләре шәһәрнең туган көненә һәм юбилеена яхшы бүләк - ә туйлар өчен август ае бик тә кулай. Агымдагы елның сентябрендә билгеләп үтеләчәк Лаешның ун еллыгы алдыннан шундый тантаналарның берсе үткән җомгада шәһәрнең иң матур мәйданында - РУЭС каршында булды. Өстәвенә, соңгы ун елда бу никахларын Лаеш район башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә теркәгән меңенче пар да.

Истәлекле вакыйга белән Максимны һәм ул сайлап алган Тамараны туганнары, дуслары, хезмәттәшләре котлады. Эш графигы тыгыз булуга да карамастан, яшьләрне шәхсән котлау өчен район башлыгы М.Афанасьев та вакыт тапкан.

Өйләнешүче яшьләргә үз теләкләрен җиткереп Михаил Павлович гаиләнең чын-чынлап бәхетле булуы өчен балалар кирәклегенә басым ясады: "Лаеклы балалар үстерегез. Безнең шәһәр яшьләргә мохтаҗ, мин сез аның киләчәгенә үз өлешегезне кертерсез дип ышанам". Йомгаклап башлык яшьләргә истәлеккә бүләк һәм чәчәкләр бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев