Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кыңгырау каникул башлануы турында хәбәр итте

Узган җомгада районның 24 мәктәбе чыгарылыш сыйныфы укучылары үзләренең соңгы линейкаларына килде. Быел мәктәпләрне барлыгы 144 унберенче сыйныф һәм 374 тугызынчы сыйныф укучысы тәмамлый. Пәрәү мәктәбе белән сигез унберенче сыйныф укучысы хушлаша, аларның алтысы - медалист. -Бу - бик көчле чыгарылыш, - ди директор Рәшит Хафизов. - Аларның өчесе педагог...

Узган җомгада районның 24 мәктәбе чыгарылыш сыйныфы укучылары үзләренең соңгы линейкаларына килде. Быел мәктәпләрне барлыгы 144 унберенче сыйныф һәм 374 тугызынчы сыйныф укучысы тәмамлый.

Пәрәү мәктәбе белән сигез унберенче сыйныф укучысы хушлаша, аларның алтысы - медалист.

-Бу - бик көчле чыгарылыш, - ди директор Рәшит Хафизов. - Аларның өчесе педагог һөнәре алырга тели, безнең өчен бу күңелле ачыш. Төп масса Казан вузларына керәчәк. Мәктәп стенасыннан тагын сигез укучы тугыз сыйныфтан соң китә, аларның күбесе көчләрен ЛТЭТта сынап караячак.

Тантаналы өлештән соң чыгарылыш сыйныф укучылары Казанга экскурсиягә китте. Уку елы тәмамлана һәм кайбер укучыларны каникуллар көтсә, башкалары исә алда торган имтиханнарга әзерләнә. Инде дүшәмбе көнне рус әдәбияты һәм география буенча БДИ старт алды, ә чәршәмбе тугызынчы сыйныф укучылары математика буенча төп дәүләт имтиханы бирәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишево