Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Корбан бәйрәме

2012 елның 25 октябрендә Корбан бәйрәме

Мөселман илләре астрономик обсерваторияләре фәнни тикшеренүләре нигезендә Татарстан мөселманнары диния нәзарәте тоткан хәнәфи мәзхәбе мөселман дини мәктәбенә ярашлы төстә, ТР диния нәзарәте казыйлар советы исәпләүләр үткәрде, аның буенча ай календаре буенча зөлхиҗҗә аеның беренче көне 2012 елның 16 октябренә, ә Корбан бәйрәменең беренче көне 25 октябрьгә туры килә.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасында Корбан бәйрәме, 2012 елның 25 октябре ял көне булып санала.

Бу көнне республиканың барлык мәчетләрендә иртәнге намаз 6.30 да башлана. 7 сәгать 15 минутта вәгазь, 8.00 дә-бәйрәм намазы. "Яңа гасыр" телерадиокомпаниясе Корбан бәйрәмен Ак мәчеттән (Болгар шәһәрчеге, Спас районы) 9.00 сәгатьтә турыдан-туры күрсәтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: праздник Курбан