Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Көзге чакырылыш йомгаклары

Лаеш районы территориясендә көзге чакырылыш билгеләнгән вакытында төгәлләнде. 2015 елның чакырылыш кампаниясе кызганда лаешлы чакырылучылар республика җитәкчелеге, күзәтчелек һәм ветераннар оешмалары вәкилләре катнашында брифингта катнашты. Алар куелган сорауларга дөрес җавап бирделәр һәм Ватан сакчысы булырга әзер булуларын расладылар. ТР хәрби комиссариатының Лаеш районы бүлеге начальнигы Александр Афанасьев хәбәр иткәнчә, Россия...

Лаеш районы территориясендә көзге чакырылыш билгеләнгән вакытында төгәлләнде. 2015 елның чакырылыш кампаниясе кызганда лаешлы чакырылучылар республика җитәкчелеге, күзәтчелек һәм ветераннар оешмалары вәкилләре катнашында брифингта катнашты. Алар куелган сорауларга дөрес җавап бирделәр һәм Ватан сакчысы булырга әзер булуларын расладылар.

ТР хәрби комиссариатының Лаеш районы бүлеге начальнигы Александр Афанасьев хәбәр иткәнчә, Россия армиясе сафларына хезмәткә 40тан артык лаешлы җибәрелгән. Көзге чакырылышның оешканлыгына күп яктан чакырылыш комиссиясенең эше көйләнгән булу уңай йогынты ясады. 17 утырыш үткәрелгән, күп кенә мөһим проблемалар хәл ителгән. Хәрби-патриотик юнәлештәге чаралар зур ярдәм күрсәткән. Мәсәлән, Призывник көне, Лаеш районы делегациясенең шефлыктагы часть - 76 нчы Идел буе-Урал дивизиясенә барулары. Якташ солдатлар хезмәте барышын һәрчак кайгыртып тору, хәрби ант кабул иткәндә катнашу, хәрби часть командованиесе белән аралашу һәм сөйләшүләр алып бару - болар барысы да яшь солдатлар тәрбияләү эшендә үз җимешләрен бирә. Ә яңа чакырылучылар кече ватаннары ярдәмен тоеп үзләрен ышанычлы хис итәләр.

-Хәтеремдә, Самара өлкәсендә 34244 нче хәрби частькә барганда безнең делегация казармаларда булды, - дип сөйли Александр Юрьевич, - без 2015 елның язында чакырылган хәрби хезмәткәрләр белән очраштык. Безнең якташыбыз, Ранил Гарифуллинның туган көне икәнлеге ачыкланды. Барлык личный состав катнашында концертта бүләк тапшырдылар. Яшь кешенең мондый игътибарга күңеле булды.

Әгәр көзге чакырылыш үзенчәлекләре турында сөйләсәк, безнең призывникларның белем дәрәҗәсе югары булуны билгеләргә кирәк. Сигез чакырылучы югары, ә 25е - урта һөнәри белемле.

-Бер ел хезмәт итү чакырылышны оештыру һәм үткәрүгә югары таләпләр куя. Иң мөһиме - контингентның сыйфат параметрлары, - дип билгели Александр Афанасьев. - Бүген без призывникларның үзләре үк аларны "җитди гаскәрләр"гә җибәрүләрен үтенүе белән очрашабыз. Гаскәрләрдә контракт нигезендә хезмәт итәргә теләүчеләр арту хәрби хезмәтнең абруе үсүен күрсәтә. Узган ел Лаештан армия сафына 13 контрактчы җибәрелгән - бу республикада иң яхшы күрсәткечләрнең берсе.

Хәрби комиссариат бүлегенең 2016 елга планнарында - хәрби-исәп белгечләре әзерләүне оештыру, районның белем бирү учреждениеләре базасында чакырылышка кадәр эшнең сыйфатын күтәрү, хәрби белем бирү учреждениеләренә укырга керү өчен кандидатларны җентекләп сайлау һәм башкалар бар. Төрле яклы комплекслы якын килү, барлык проблемаларга игътибар бирү генә булачак хәрбиләр тәрбияләү эшенә яхшы тәэсир ясый ала. Безнең эшебез - патриотлар үстерү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район призыв

2
X